Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Ветераннарга медальләр тапшырылды

Шушы көннәрдә кадетлар мәктәп-интернатында "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Укучылар янына кунакка сугышта катнашучылар Михаил Ягнов белән Василий Перепеченов, тыл хезмәтчәннәре Иван Устин, Әгъзам Гыйльметдинов, Екатерина Норова, Анастасия Федонина, Әшираф Хәлиуллина, Наҗия Кабачева, Мария Фролова, Мария Марянина, Нина Шурыгина, Галина Шеенкова, Мария Аверина, Валентина Грунковская, Рәисә Усманова һәм Галия Низамиева килгән иде.

Парад киеменнән тигез сафка тезелеп баскан кадетлар ветераннарга үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар, хәрби темага шигырьләр сөйләделәр.

Район башлыгы Камил Нугаев ассызыклап үткәнчә, Җиңү көнен фронтта һәм тылда якынайтучылар саны елдан-ел кими. Шуңа күрә без аларның берсен дә онытмаска, ярдәм итәргә тиеш.

Район башлыгы һәм хәрби комиссар Илһам Мидхәтов ветераннарга тантаналы шартларда медальләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “1941–1945 еллардагы Бљек Ватан сугышында Ќићњгђ 70 ел” юбилей медальлђре