Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы ел башында "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышы булды. Анда "Физик затларның милкенә салым турында" һәм "Җир салымы турында (газетаның 86 санында басылды) карарлар кабул ителде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина аңлатуынча, әлеге карарларның барлык пунктларын шәһәрдә, шул исәптән авылларда яшәүчеләр дә мәҗбүри үтәргә тиеш....
Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы ел башында "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советының чираттагы утырышы булды. Анда "Физик затларның милкенә салым турында" һәм "Җир салымы турында (газетаның 86 санында басылды) карарлар кабул ителде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина аңлатуынча, әлеге карарларның барлык пунктларын шәһәрдә, шул исәптән авылларда яшәүчеләр дә мәҗбүри үтәргә тиеш. Шулай итеп, район халкы өчен салым базасын ачыклаганда бердәм нормалар булдырылды. Аларны һәркем түләргә тиеш.
Салымны узган салым чорыннан соң килүче октябрьнең 1 числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Мәсәлән, 2015 ел салымы 2016 елның 1 октябренә кадәр түләнергә тиеш.
Кемнәр алар - террорчылар?
"Антология террора" - "Россия-24" телеканалыннан 17 ноябрьдән 28 ноябрьгә кадәр Мәскәү вакыты белән көн саен 23.00 сәгатьтә Владимир Машков катнашында күрсәтелүче унике серияле документаль фильмнар циклы әнә шулай атала.
Әлеге фильм террорлыкның кешелек дөньясына нинди зур куркыныч янавы турында тагын бер кат искә төшерә. Кемнәр алар террорчылар һәм нинди максаттан чыгып эш итәләр, кан кою кем өчен файдалы, кешеләр терроризм идеологларының "ятмәсенә" ничек эләгә, Ислам дине нәрсәгә өйрәтә, безне коточкыч террор сугышыннан кем коткарыр? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны, эксклюзив әңгәмәләр, танылган сәясәтчеләр, психологлар, дин белгечләре, экспертлар, терроризмга каршы көрәшүче подразделение ветераннары, махсус хезмәтләр төшергән видеотасмаларны берләштергән әлеге фильмнан тулысынча табарга була.
Файдалы семинар
Узган дүшәмбедә район Мәдәният йорты залында район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә коллективлардагы профсоюз эшчәнлеге, кадрлар сәясәте, хезмәтне саклау мәсьәләләренә багышланган семинар булды.
Семинар Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе көннәре кысаларында оештырылды. Аның эшендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, профсоюз вәкилләре, кадрлар, хезмәтне саклау белгечләре катнашты.
Профсоюзлар алдында торган бурычлар турындагы доклад белән ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның профсоюз оешмасы Россия Федерациясендә иң эреләрдән санала. Соңгы араларда аның эшчәнлегендә яшьләрнең күбрәк катнашуы да сөендерә, социаль партнерлык үсә, ныгый бара.
Профсоюзлар Федерациясе аппараты белгечләре семинарда катнашучыларны хезмәт һәм пенсия, хезмәтне саклау законнарындагы кайбер яңалыклар белән таныштырдылар. Боларның барысы да хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда әһәмиятле роль уйный.
Бер класстан -- ике җиңүче
Алинә Сафина "Где родился, там и сгодился" республика конкурсында җиңүгә ирешсә, Анастасия Якушева "Лучший урок письма" XII Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашып, диплом һәм планшет белән бүләкләнделәр. Алар икесе дә Антоновка урта мәктәбенең 11 классында укыйлар.
Алинә үзенең конкурс эшендә авылның барлыкка килү тарихын чагылдырган, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, мәдәният, мәгариф, авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүчеләр турында язган. Архивтан алынган документлар һәм фоторәсемнәрне дә кулланган.
Конкурста җиңгәне өчен аңа "Казанская Ривьера" отелендә ял итү, аквапаркка һәм 5Д-кинотеатрга бару өчен сертификат тапшырылды.
Ә менә Анастасия "Из глубины веков. Истории и легенды моей семьи" номинациясендә уңышка ирешкән. Аның эпистоляр жанрдагы эшендә гаиләсе һәм туганы Антон Петров-Сидоров турында бәян ителгән. Призны Чистайның районара почтамт җитәкчесе, "Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе вәкиле Фәрит Галимов тапшырды.
Әлбәттә инде, укучыларның әлеге мәртәбәле бәйгедә җиңүендә рус теле укытучысы Гөлфия Фәйзетдинованың да өлеше зур. Аңа рәхмәт хаты тапшырылды.
Нет комментариев