Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район Советы утырышы

Узган ел ахырында район Советы депутатлары чираттагы утырышка җыелдылар. Фикер алышуга куелган мәсьәләләрнең берсе - агымдагы елга район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәртүләр кертү турында. Бу мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Субсидияләр һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә керемнәрдән чыгып, шулай ук кайбер дәүләт органнарының үзкеремнәрен исәпкә алып,...

Узган ел ахырында район Советы депутатлары чираттагы утырышка җыелдылар.
Фикер алышуга куелган мәсьәләләрнең берсе - агымдагы елга район бюджетына өстәмәләр һәм үзгәртүләр кертү турында. Бу мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Субсидияләр һәм субвенцияләр рәвешендә өстәмә керемнәрдән чыгып, шулай ук кайбер дәүләт органнарының үзкеремнәрен исәпкә алып, бюджет чыгымнарын арттыру турында карар кабул ителде. Аерым алганда, ул мәгариф бүлеге, шәһәр башкарма комитетына кагыла. Шулай ук "Мәдәният", "Торак-коммуналь хуҗалык" һәм башка бүлекләр буенча авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде.
Район башлыгы Камил Нугаев узган ел өчен депутатлар эшенә нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев