Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Район Советы сессиясе

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, ул мөһим мәсьәләләр карады. Контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов 2013 елдагы эшчәнлек турында доклад ясады. Фикер алышулардан соң отчет игътибарга алынды, ул газетабызның киләсе санында басылачак. Закондагы үзгәрешләр нигезендә депутатлар фикер алышып, контроль-хисап палатасы турында яңа Положениене расладылар һәм учреждениенең яңа тибын билгеләделәр -...

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, ул мөһим мәсьәләләр карады.
Контроль-хисап палатасы рәисе Николай Соколов 2013 елдагы эшчәнлек турында доклад ясады. Фикер алышулардан соң отчет игътибарга алынды, ул газетабызның киләсе санында басылачак.
Закондагы үзгәрешләр нигезендә депутатлар фикер алышып, контроль-хисап палатасы турында яңа Положениене расладылар һәм учреждениенең яңа тибын билгеләделәр - "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлекнең контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе.
Муниципаль берәмлек бюджеты турында район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында депутатлар алдында финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады һәм үзгәрешләрнең объектив сәбәпләр аркасында кертелүен ассызыклап үтте. Шуның берсе - республика бюджетыннан кергән өстәмә акчаларны бюджетта чагылдырырга кирәк. Аерым алганда, бу акчаларны субсидия рәвешендә кече гаилә фермалары төзелешенә киткән чыгымнарны каплау, югары медицина белемле белгечләрне максатчан хәзерләү, Урта Йорткүл авыл җирлегенә Мәдәният йортына капиталь ремонт ясау өчен бүлеп бирү күздә тотыла. Калган максатчан акчаларны Приволжск һәм Иске Рәҗәп авыл җирлекләренә грантлар рәвешендә 1әр миллион сум бирергә карар чыгарылды.
Бу һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң депутатлар тиешле карар кабул иттеләр. Район башлыгы Камил Нугаев утырыш эшенә йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев