Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Пенсионерлар да укый

Шәһәрнең "Ветеран" клубында хокук белеме мәктәбе эшли башлады. Беренче дәрестә сүз гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә булган хокуклары турында барды. Бу темага лекцияне район башкарма комитеты юристы Марина Хрусталева укыды. Ул кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ветераннар шулай ук пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау тармагы, торак...

Шәһәрнең "Ветеран" клубында хокук белеме мәктәбе эшли башлады.
Беренче дәрестә сүз гражданнарның дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүгә булган хокуклары турында барды. Бу темага лекцияне район башкарма комитеты юристы Марина Хрусталева укыды. Ул кешеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Ветераннар шулай ук пенсия белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау тармагы, торак алу, көнкүреш шартларын яхшырту буенча үзләренең хокуклары турында фикер алышачак. Бу максаттан күп кенә ведомство хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылачак. Ул пенсионерларга төрле хәлләрдә югалып калмаска мөмкинлек бирергә тиеш.
Хокук белеме мәктәбендә дәресләр Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге тырышлыгы белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев