Яңалыклар
Очырткычлар фестивале
"Регата" балалар техник иҗаты станциясе очырткычлар җибәрү буенча традицион ярышлар үткәрделәр.
Ел саен үткәрелә торган бу бик матур тамаша инде күркәм гадәткә керде.
Быел мәктәп берләшмәләренең өч төрдә: "Властелин неба", "Небесное очарованье" һәм "Полет фантазий" номинацияләрендә чыгыш ясаулары күздә тотылды. Тик җил акрын искәнлектән, былтыргы кебек бер очырткыч та болытларга...
"Регата" балалар техник иҗаты станциясе очырткычлар җибәрү буенча традицион ярышлар үткәрделәр.
Ел саен үткәрелә торган бу бик матур тамаша инде күркәм гадәткә керде.
Быел мәктәп берләшмәләренең өч төрдә: "Властелин неба", "Небесное очарованье" һәм "Полет фантазий" номинацияләрендә чыгыш ясаулары күздә тотылды. Тик җил акрын искәнлектән, былтыргы кебек бер очырткыч та болытларга җитә алмады.
Шулай да Иске Рәҗәп укучылары шактый югары нәтиҗәгә ирештеләр. 7 класс укучысы Илфат Каюмов ясаган (җитәкчесе И. Мәхмүтов) очырткыч иң биеккә күтәрелде, Владислав Лебедев (Владимир Золин) ясаган очырткыч иң матуры, ә Владислав Быринның (Владимир Ермолаев) очырткычы иң үзенчәлеклесе дип табылды.
Оештыручылар ярышка килгән кунакларны кыр кухнясында кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев