Коену сезоны алдыннан
Җәй башлангач, су коенганда иминлекне саклау кагыйдәләре аеруча актуаль була. Кызганыч, бу кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәмәү аркасында фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Былтыр безнең районда ике кеше батып үлде, аларның берсе - бала.
Марина Зайцева
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәллләр министрлыгының Спас районы идарәсе бүлеге мәгълүматлары буенча, кешеләр күбесенчә суда үзләрен дөрес тотмаганга, физик хәзерлек булмаганга һәм йөзи белмәгәнгә, исерек килеш су кергәнгә, шулай ук ата-аналарның балалары иминлегенә битараф булуы аркасында һәлак була. Ә бит фаҗигане булдырмый калу өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Мәсәлән, таныш булмаган һәм су керү өчен ярамаган сулыкларда, ялгыз һәм исерек килеш су керергә ярамый. Шулай ук су төбе рельефы билгеле булмаган урыннарда чумарга, чикләү билгеләреннән ераграк йөзеп керергә, моторлы һәм җилкәнле суднолар, көймәләр һәм башка су транспортына якын йөзеп килергә, кешеләрне ярдан, вышка һәм трамплиннан суга төртеп төшерергә дә рөхсәт ителми. Билгеле инде, балаларны караусыз калдырырга, яр буенда аларны күз уңаеннан ычкындырырга ярамый.
Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев әйтүенчә, әлегә шәһәрдә санкцияле бер генә пляж да юк. Быел ял итүчеләр өчен төзекләндерә торган бердәнбер урын - музей-тыюлык территориясендә икмәк комбинаты артында урнашкан иске шәһәр пляжы. Тиздән анда балалар өчен "грибок"лар, киенү-чишенү урыннары һәм туалетлар ясау күздә тотыла. Шулай ук коткаручылар кизү торуы турында да мәсьәлә хәл ителә, закон таләп иткәнчә, аларның бу эшкә лицензиясе булырга тиеш. Шәһәр халкы ял итәргә яраткан бу урынны төзекләндерү өчен шәһәрне төзекләндерү эшләрендә катнашучы эшчеләр җәлеп ителәчәк.
Ә коену сезоныннан шәһәр халкы ниләр көтә икән?
- Су җылынып, коенырга мөмкин булуын түземсезлек белән көтәм, - ди Анна Кравцова. - Без гадәттә гаиләбез белән Ржавецка барабыз. Минемчә, анда су Болгардан чистарак, ял итүчеләр дә азрак. Балалар белән Рабига күлендә ял итү әйбәт. Шулай да халык күп булган урыннарга барырга тырышабыз, ялгыз су кермибез, еракка да йөзеп кермибез...
- Кайчакта шәһәр пляжына баргалыйм, - дип сөйли Гөлия Шәйхетдинова. - Анда су төбе дә тигез, яры да комлы. Шунысы начар - бөтен җирдә чүп-чар өемнәре, пыяла ватыклары. Елга суднолары йөрүен дә яратмыйм, алар бит бөтен калдыкларны суга агызалар, ә без шунда су керәбез...
Алдан әйтеп үтелгәннәрдән нинди нәтиҗә ясарга була соң? Һичшиксез, шәһәрдә барлык кагыйдәләр һәм нормаларга туры килгән бер генә булса да пляж булырга тиеш. Шулай да үзләре өчен уңайлырак дип саналган урыннарда су керергә теләүчеләр саны да кимемәячәк - Идел ярлары киң, һәркемгә урын җитә. Су коенү сезоны һәркем өчен имин үтсен, берниниди фаҗигале очраклар булмасын, ә яр буйлары чүп-чар түгү урынын хәтерләтмәсен иде, дип телисе генә кала. Ничек кенә булмасын, монда бары да үзебездән тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев