Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Казан-Болгар” ретро автоузышы

Казан шәһәренең 21нче авторетроклубы 20 июньдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәм фаҗигале дата - 22 июньгә туры китереп "Казан-Болгар" маршруты буенча автоузыш оештыра.

Бу клуб үз илебездәге техниканы популярлаштыру, туган ил һәм туган як тарихына кызыксыну уяту максатын күздә тотып төзелгән. Автоузыш кысаларында клуб әгъзалары шәһәрнең үзәк мәйданына якынча 15 сәгатьтә килеп керергә тиеш. Биредә унбишләп автомобиль һәм мотоциклдан торган күргәзмә оештыру күздә тотыла. Техника хуҗалары тиешле аңлатмалар да бирәчәк.

Соңыннан автоузышта катнашучылар лагерь оештырып, Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булачак.

Фото http://tnv.ru/main/novosti/kul_tura/avtoprobeg_kazan_laishevo_povtorili_spustya_100_let/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев