Яңалыклар
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә
"Бөек Болгар -2016" фестиваленең оештыру комитеты тамашачылар өчен "Әти, әни, мин - урта гасырлар гаиләсе" дигән костюмнар конкурсы игълан итә.
Конкурста катнашу өчен кунаклар фестивальгә стильле яки урта гасырлар үрнәгенә туры китереп (бу үрнәкләр белән "кройка и шитье средневековой реконструкции - https://vk.com/kroyka_i_shitie) рәсми төркемендә танышырга була). Тулырак мәгълүматлар белән фестивальнең...
"Бөек Болгар -2016" фестиваленең оештыру комитеты тамашачылар өчен "Әти, әни, мин - урта гасырлар гаиләсе" дигән костюмнар конкурсы игълан итә.
Конкурста катнашу өчен кунаклар фестивальгә стильле яки урта гасырлар үрнәгенә туры китереп (бу үрнәкләр белән "кройка и шитье средневековой реконструкции - https://vk.com/kroyka_i_shitie) рәсми төркемендә танышырга була). Тулырак мәгълүматлар белән фестивальнең рәсми төркемендә (https://vk.com/greatbolgar) танышырга мөмкин. Белешү өчен телефон 89179161332, Екатерина Белова.
Беренче этапта компетентлы жюри урта гасырлардагы Русь, Европа һәм Азия костюмнарын төгәл итеп булдыра алучыларны сайлап алачак. Икенче этапта исә җиңүче гаилә ачыкланырга тиеш. Бу гаиләгә төп приз - истәлек гравюрасы төшерелгән урта гасырлар кылычы тапшырылачак. Конкурста катнашучыларның барысы да фестивальнең тимер акчалары (булгариклар) белән бүләкләнәчәк. Бу акча фестивальнең интерактив мәйданчыкларына бушлай керү мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев