Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Республика суды уздыра торган социаль-мәдәни чараларны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгат улы Нугаевка Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЗАГС органнарының йөз еллыгы уңаеннан, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве системасын үстерүгә керткән өлеше, югары профессионализмы, эшен зур җаваплылык белән башкарганы өчен район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Илгиз кызы Низамова Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ЗАГС Идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
"Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасының баш бухгалтеры Наталья Валерьевна Әхмәтҗановага, ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесенең тәрҗемә буенча урынбасары Тәлгат Мансур улы Җамалетдиновка ТАТМЕДИА җәмгыятенең Мактау грамотасы тапшырылды. Аларның матбугат һәм масса күләм коммуникацияләр системасындагы нәтиҗәле һәм күп еллык хезмәте әнә шулай бәяләнде.
ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасының бүлек җитәкчесе Марина Владимировна Зайцева, веб-редактор Гөлчәчәк Фирдәвес кызы Измайлова, фотохәбәрче Руслан Иршат улы Хәмидуллинга күп еллык хезмәтләре, район матбугатын үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев