Яңалыклар
Экскурсоводлар белемнәрен күтәрә
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән "Экскурсовод һөнәре: төп аңлатмалар һәм заманча методикалар" семинарында катнаштылар.
Чарада катнашучыларга дәресләрне Россия ИКОМ проектлары буенча директор Ксения Новохатько, Эрмитаж музее фәнни-агарту бүлегенең әйдәп баручы методисты Елизавета Трубкина һәм ТР Милли музее фәнни-методика бүлеге мөдире Елена Карташева үткәрде.
Семинарга килүчеләрне төркемнәргә бүлеп, һәрберсенә...
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән "Экскурсовод һөнәре: төп аңлатмалар һәм заманча методикалар" семинарында катнаштылар.
Чарада катнашучыларга дәресләрне Россия ИКОМ проектлары буенча директор Ксения Новохатько, Эрмитаж музее фәнни-агарту бүлегенең әйдәп баручы методисты Елизавета Трубкина һәм ТР Милли музее фәнни-методика бүлеге мөдире Елена Карташева үткәрде.
Семинарга килүчеләрне төркемнәргә бүлеп, һәрберсенә билгеләнгән экспонатлар буенча экскурсия планы төзергә, аннары аны якларга туры килә.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре биремнәрне уңышлы башкарып, оештыручылардан сертификатлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев