12 декабрь 2014 яңалыклары
-
Яраткан эш – уңышның нигезе
Николай Земсков инде чирек гасырга якын "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогында прораб булып эшли.
-
Алтын медаль – безнең кызларда
Балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар Базарлы Матакта узган мәктәп "КЭС - БАСКЕТ" баскетбол лигасының зона этабында катнашып, югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын тагын бер кат расладылар.
-
Җылы тәэсир калдырды
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район инвалидлар җәмгыяте активы район җитәкчелеге белән очрашты.
-
“Сталинград” операторы
2014 елның февралендә Волгоград шәһәренең Үзәк районында документаль кино операторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Кинематографистлар берләшмәсе әгъзасы, Сталинград шәһәрен 1943 елда немец илбасарларыннан саклаган чорда төшерелгән "Сталинград" фильмы өчен Сталин премиясенә ия булган Авенир Софьин истәлегенә мемориаль такта ачылды. "Авенир Петрович төшергән кадрлар Совет кинодокументалистика классикасына кертелде, - дип...
-
“Намусыбыз – катгый судьябыз...”
Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең 6 класс укучысы Полина Рыбакова коррупциягә каршы "Илемнең киләчәге - минем кулымда" дигән республика иҗади эшләр конкурсында җиңеп чыкты. Бу бүләккә ул "Актив гражданлык позициясе" номинациясендә лаек булды. Жюри игътибарына "Коррупциягә - юк дип әйтәбез!" дигән шигырен тәкъдим итте. Җиңүчегә диплом һәм кыйммәтле бүләкне Халыкара коррупциягә...
-
Онытылмас еллар
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, хәтергә уелып калган истәлекләр һич онытылмый. Искә төшкән саен йөрәк әрнеп куя. Фиркат ГАЛИМОВ, ТРның атказанган табибы, район пенсионерлар союзы рәисе. Мин әтинең фронтка китүен әле дә әйбәт хәтерлим. 1942 елның апрель ае иде. Моңа кадәр, кырык беренче елның ноябрь-декабрендә безнең өйгә...
-
Экскурсоводлар белемнәрен күтәрә
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән "Экскурсовод һөнәре: төп аңлатмалар һәм заманча методикалар" семинарында катнаштылар. Чарада катнашучыларга дәресләрне Россия ИКОМ проектлары буенча директор Ксения Новохатько, Эрмитаж музее фәнни-агарту бүлегенең әйдәп баручы методисты Елизавета Трубкина һәм ТР Милли музее фәнни-методика бүлеге мөдире Елена Карташева үткәрде. Семинарга килүчеләрне төркемнәргә бүлеп, һәрберсенә...
-
Геройны искә алдылар
Ватан Геройлары көнендә район башлыгы Камил Нугаев һәм социаль хезмәт вәкилләре тулы Дан орденнары кавалеры Петр Алексеевич Карповның тол хатыны янына бардылар. Алар Татьяна Андреевнаны бәйрәм белән җылы котладылар, аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны дошманнан батырларча саклап сугышкан Петр Алексеевичның якты истәлеге бу гаиләдә...
-
Волонтерлык эшенә өйрәнделәр
Балалар иҗат йортының доброволецлар хәрәкәте үзәгенә йөрүчеләр туристлык волонтерлары ассамблеясы сменасы эшендә катнаштылар. Ул "Волга" яшьләр үзәгендә оештырылды. Шәһәр урта мәктәбе укучылары Светлана Бушева, Александр Ферафонтов, Дарья Зуйкова, Валерия Шишкина, тармак технологияләре студентлары Семен һәм Роман Столяровлар берничә көн буе волонтерлык эшенә өйрәнделәр. Лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар турбизнес тармагында белемнәрне...
-
Халык белән очраштылар
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында һәм Кеше хокуклары көне алдыннан "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ТР Юстиция министрлыгы белгечләре һәм "Россия юристлары ассоциациясе" Татарстан региональ бүлеге вәкилләренең халык белән очрашуы булды. Юристлар һәм адвокатлар кергән белгечләр төркеменә республика Юстиция министрлыгы бүлеге җитәкчесе Майя Пашкова җитәкчелек итте. Алар мөрәҗәгать иткән гражданнарның субсидия...
-
Сишәмбе – Совет утырышы
Район Советының чираттагы утырышы 16 декабрьгә билгеләнгән. Ул сәгать 10да район башкарма комитетның утырышлар залында башлана. Депутатлар 2015 елга район бюджеты турында мәсьәләләрне тикшерәчәк.
-
Безне уртак язмыш берләштерә
Конституция көне - Россиядә мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе.