Чулпан – олимпиада призеры
Иске Рәҗәп урта мәктәбенең 11 класс укучысы Чулпан Галимова Казан федераль университеты татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәргән региональ олимпиада призеры булды.
Йомгаклау турында республиканың барлык районнарыннан укучылар катнашты. Чулпан барлык биремнәрне уңышлы башкарып, шагыйрьнең туган көне - 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткән бүләкләү тантанасына чакыру алды. Аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Фото https://edu.tatar.ru/spassk/iske-ryazyap/sch/main-news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев