Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәйрәмнәр тыныч үтсен

Тормыш күрсәткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын чыгу очраклары аеруча еш очрый. Аларның күпчелеге куркынычсызлык кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәмәү аркасында килеп чыга. Фаҗигаләрне ничек булдырмый калу, профилактика чаралары турында безгә Әлки һәм Спас районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Сергей Деманов сөйли:

- Практика күрсәткәнчә, кулдан ясалган һәм сыйфатсыз электр гирляндалары, аеруча аларны электр челтәренә тоташтырып, караусыз калдырганда, бик зур куркыныч тудыра. Соңгы елларда сәүдә челтәрләрендә үзебездә дә, чит иллләрдә дә (Кытай, Корея һәм башкалар) эшләнгән пиротехника сатыла башлады. Пиротехникага хлопушкалар, петардалар, мини-ракеталар, фонтаннар, Рим шәмнәре, бенгаль утлары һәм башкалар керә. Аларны кулланганда ялкын чыга, чаткылар оча, кайберләре төрле юнәлештә шактый ерак арага очарга мөмкиннәр. Шуңа күрә мондый әйберләрне файдаланганда иминлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый.
Яңа ел чараларын, аеруча балалар өчен тамашаларны оештырганда игътибарны икеләтә арттырырга кирәк. Шунысын онытмагыз, чыршы куела торган бүлмәдә бер-берсеннән читтәрәк урнашкан кимендә ике чыгу урыны булырга, аның тәрәзәләрендә рәшәткәләр булмаска, бүлмә икенче каттан югарырак урнашмаска тиеш. Моннан тыш, бәйрәм үткәрелә торган бинада янгын сүндерү чаралары (огнетушительләр, ком, су) булырга тиеш, чыршыны чайкалмый торган итеп нык беркетергә, иллюминацияне электр җиһазларын урнаштыру кагыйдәләренә нигезләнеп монтажларга кирәк. Шулай ук бәйрәм вакытында махсус билгеләнгән кешеләр, янгын сагы хезмәткәрләре кизү торырга тиеш.
Кагыйдәләр буенча, пиротехника әйберләрен бер катлы биналарда яки берничә катлы йортның югары катында урнашкан сәүдә нокталарында гына сатарга ярый. Мондый кибетләр эвакуация вакытында чыгу урыннарыннан читтәрәк урнашырга тиеш. Пиротехника әйберләре җылыту системасыннан кимендә 0,5 метр арада сакланырга тиеш. Аларны шулай ук торак биналарда, транспорт инфраструктурасында урнашкан сәүдә объектларында, уналты яше тулмаган балаларга сатарга рөхсәт ителми.
Куллану срогы чыккан, бозылган, эксплуатация буенча инструкциясе һәм сыйфат сертификаты булмаган пиротехниканы сату да катгый тыела.
Янгын яки төтен исе чыкса, кичекмәстән бу хакта 01 яки 112 телефон номерлары буенча янгын сагына шылтыратып хәбәр итәргә, кешеләрне эвакуацияләп, кул астында булган чаралар ярдәмендә янгынны сүндерә башларга кирәк.
Фото http://umm4.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев