Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Борынгы Болгар фестивальга кунаклар көтә

Күпне күргән, күпне кичергән чал тарихлы борынгы Болгар каласы "Бөек Болгар" II тарихи реконструкция фестивалендә катнашучыларны каршыларга әзерләнә. Ул 14-16 августта музей-тыюлык территориясендә үтәчәк.

Узган елгы фестиваль анда катнашучылар һәм тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Фестивальне оештыручылар фикеренә караганда, бу иң кызыклы чараларның берсе булган.

Быел тамаша тагын да колачлырак булыр, дип көтелә. Шәһәрчек территориясендә урта гасырлар сугышчылары көрәшен уздыру урыны әзерләнә, һөнәрчеләр палаткалары, сугышчыларга лагерьлар булдырылачак, борынгы һөнәр осталарының әйберләреннән күргәзмә оештырылачак. Моннан тыш, шәһәрчектә балалар, интерактив, тарихи, урта гасырларның сугыш машиналары мәйданчыклары эшләячәк, башка тамашалар оештырылачак.

Борынгы Болгарның Алтын Урда чорына кадәрле тарихы турында сөйләүче махсус мәйданчык булдырылачак. Беренче тапкыр урта гасыр сугышчыларының бәйгесе күрсәтеләчәк.

Тамашачыларны башка сюрпризлар да көтә. Тик бәйрәмне оештыручыларның бөтен серне алдан чишәсе килми. Кызыгы калмаска мөмкин, диләр.

Узган ел фестивальне карарга 14 меңнән артык кеше килгән булса, быел оештыручылар халык саны 20 меңнән артып китәргә тиеш, дип уйлый. Фестивальдә катнашу өчен инде гаризалар да тапшыра башлаганнар.

Фото http://kudago.com/kzn/news/istoricheskij-festival-velikij-bolgar-projdet-v169/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев