Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Болгар укучысы "Орленок" лагерында ял итте

Быел санаторий мәктәп-интернат укучысы Мария Арининага Туапсе шәһәре янындагы Бөтенроссия "Орленок" балалар үзәгендәге географик сменада ял итәргә туры килде. Хәзер ул газета укучыларга алган тәэсирләре турында сөйли.

Марина Зайцева
Россиянең иң яхшы балалар лагерына путевка алу мөмкинлеге Машага очраклы гына бирелми. Ул география фәнен аеруча яратып укый, мәктәп күләмендә, район һәм республика чараларында, фән олимпиадаларында актив катнаша. Экология түгәрәгендә даими катнашуы да күп нәрсә бирә, яхшы йөзәргә өйрәнә, шәһәр бассейнына даими рәвештә күнегүләргә йөри.
Рус география җәмгыяте конкурсында катнашу өчен Маша портфолио туплап җибәрә. Аның тырышлыгын югары бәялиләр: Маша сәләтле укучылар арасына эләгә һәм үзе кебек уңышка ирешкән укучылар белән ял итү өчен "Стремительный" лагерына путевка белән бүләкләнә. Биредә аларны гаҗәеп география дөньясына сәяхәт көтә.
Әле кайчан укучылар Рус география җәмгыятенең Су асты тикшерүләр үзәге башкарма директоры Сергей Фокин белән очрашыр иде! Галим үзенең лекцияләрендә балаларны су астының мавыктыргыч дөньясы, аны тикшерү технологияләре белән таныштыра. Ә Россия дәүләт гидрометеорология университеты доценты Микаэль Аракелов хәзерге заман табигать катаклизмалары турында сөйли. Укучылар аңа бик күп сораулар бирәләр. Озакламый алар профессиональ метеорология кыр станциясендә үзләре мөстәкыйль рәвештә һава торышын үлчәп карыйлар. Азга гына булса да үзләрен галим итеп тою онытылмас тәэсир калдыра!
Укучыларның адмирал-полярник, граф Петр Федорович Анжуның оныгы,Франциянең Нант шәһәрендә туып үскән Кирилл Игоревич Шалахин белән очрашуы да бик кызыклы була. Чит ил кунагы танылган ерак бабасының экспедицияләре турында сөйли. Россиядә, Франциядә, Германиядә үзенең ерак тамырларын ничек эзләве, соңгы берничә елда китап язуы белән таныштыра.
Лагерьда үткән һәр көн кызыклы чараларга бай була, теория һәрвакыт практика белән бәйләп алып барыла. Әгәр укучыларны ничек итеп карта төзү алымнары белән танышсалар, икенче көнне алар үз көчләрен проектлаштыруда сынап карыйлар, география квесты уйныйлар.
Мәсәлән, гап-гади суны да җентекләп өйрәнәләр. Туапсе шәһәрендәге метеорология техникумында профессиональ җиһазларда тәҗрибәләр үткәрәләр.
Краснодар краеның бай үсемлекләр дөньясы (Утриш тыюлыгы, Агрия заказнигы, Абрау утравы) турында укучыларга Кубань дәүләт аграр университеты укытучысы Лариса Братчикова кызыклы итеп сөйли. Балалар ачык итеп күз алдына китерсен өчен ул бик күп үсемлек үрнәкләрен алып килә.
"Бактерияләр тормышы" дигән документаль фильмны алар аерча кызыксынып карый. М.В. Ломоносов исемендәге МГУ галим-микробиологларының Төньяк Кавказда һәм Ак диңгездә алып барган тикшерүләре фильмга нигез итеп алынган! Проект авторлары һәм режиссерлар Станислав Ставинов һәм Андрей Тимощенко фильм күрсәтелгәннән соң игътибар үзәгендә булалар, аларга бик күп сораулар бирәләр, автографлар алалар.
Бу сменада "Орленокта"да ял итүчеләр тагын ике зур вакыйганың шаһите булдылар. Биредә мотокросс буенча дөнья чемпионатын һәм электромобильләрдә экологик ярышны карыйлар, ярыш Краснодар - Новороссийск - Сочи маршруты буенча үтә. Истәлеккә күп сандагы фотографияләр кала, океанариумны, дельфинарийне карау, Кара диңгездә коену - болар берсе дә онытыла торган түгел.
Әлбәттә, "Орленок"тагы дуслыкны, учак янындагы очрашуларны, вожатыйларны, төрле уеннарны ничек онытасың! Өч атна эчендә балалар шулкадәр дуслашып китәләр, саубуллашканда еламаган кеше калмый.
Мондый сменаларда катнашу, әлбәттә, яшь географларга киләчәктә дә шушы өлкәдә эшләргә көч бирер. Кем белә, бәлки аларның кайберләре гаҗәеп ачышлар ясар...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X