Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Батырлар исеме мәңгелек

"Үлемсез полк" акциясе барышында районның Советлар Союзы Геройларының исеме белән бәйле булган мәктәпләрдә алар исемнәре язылган мемориаль такталар куелды. Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары белән шәһәр һәм авыл урамнарыннан үтәләр. Мәсәлән, Бураково мәктәбендә тулы Дан орденнары кавалеры Николай Зотов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу чарага Геройның балалары...

"Үлемсез полк" акциясе барышында районның Советлар Союзы Геройларының исеме белән бәйле булган мәктәпләрдә алар исемнәре язылган мемориаль такталар куелды. Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары белән шәһәр һәм авыл урамнарыннан үтәләр.
Мәсәлән, Бураково мәктәбендә тулы Дан орденнары кавалеры Николай Зотов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Бу чарага Геройның балалары - Вячеслав Николаевич һәм Евгения Николаевна да килгән иде. Кызы күпләрне дулкынландырган "Молитва о сыне" дигән җырны башкарды. Батырның туганнары арасында язучы Юрий Старшин да бар иде, ул мәктәпкә үзенең китапларын бүләк итте.
Тантанага җыелган халыкны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова, хәрби комиссариат җитәкчесе урынбасары Николай Беляев, Бураково авыл җирлеге башлыгы Равил Мингалиев, башка рәсми затлар котлады.
Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/422659.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев