Балчыктан могҗиза
Яңалыклар

Балчыктан могҗиза

Болгар цивилизациясе музеендә "Могҗизалы балчык" дигән күргәзмә эшли.

Күргәзмәдә 19-20 гасырда балчыктан ясалган көнкүреш һәм сәнгать әйберләре күрсәтелгән. Күргәзмәне халык теләп карый, чөнки борынгы заманнан ук балчыктан ясалган әйберләрне көнкүрештә киң файдаланганнар, ә бәлки кешенең үз кулы белән ясаган беренче әйбере дә балчыктан булгандыр. Керамиканың барлыкка килүе турыдан-туры кешенең күчмә тормыштан утрак тормышка күчүенә бәйле дип санала, ә балчыктан әйберләр ясау осталыгы элек-электән иң алга киткән һөнәрләрнең берсе булган.

Нет комментариев