Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрельдән пенсияләр арта

Беренче апрельдән Россия халкының социаль пенсияләре - 17,1, хезмәт пенсияләре 1,7 процентка артачак. Быел инде бу икенче тапкыр арттыру. Беренче тапкыр индексация февраль аенда булды һәм пенсияләр 6,5 процентка артып килде. ПФР Идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, безнең районда социаль пенсия ала торган 656 кеше бар, алар арасында - 18 яшькәчә...

Беренче апрельдән Россия халкының социаль пенсияләре - 17,1, хезмәт пенсияләре 1,7 процентка артачак.
Быел инде бу икенче тапкыр арттыру. Беренче тапкыр индексация февраль аенда булды һәм пенсияләр 6,5 процентка артып килде.
ПФР Идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, безнең районда социаль пенсия ала торган 656 кеше бар, алар арасында - 18 яшькәчә туендыручысын югалткан балалар, шулай ук көндезге бүлектә белем алучы бу яшьтән арткан балалар, балачактан инвалидлар, инвалид балалар, хезмәт стажы булмаган I, II, III төркем инвалидлар, яше буенча лаеклы елга чыккан, ләкин 5 ел хезмәт стажы булмаган гражданнар.
1 апрельдән айлык акчалата түләүләр дә биш процентка индексацияләнә. Бу сумманы түләр өчен өстәмә 1 миллион 600 мең сум акча кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев