28 март 2014 яңалыклары
-
«Җир Сәгате” акциясе
2014 елның 29 мартында 20 сәгать 30 минуттан алып 21 сәгать 30 минутка кадәр Республикада "Җир Сәгате" акциясе үткәрелә. "Җир Сәгате" акциясе ел саен, мартның соңгы шимбәсендә, Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә һәм төрле дәүләт халыкларының энергияне һәм ресурсларны саклау, планетар күләмдә экологик хәлне яхшырту проблемаларын хәл...
-
Полянкалылар – спартакиада җиңүчеләре!
Полянка авыл җирлеге спорт сөючеләре, сезонны авырлык белән генә башлап җибәрсәләр дә, тора-бара актив катнашып киттеләр һәм көндәшләрен артта калдырып, авыл спартакиадасында җиңеп чыктылар.
-
Китап атнасы бара
Никольск авыл китапханәсендә укучыларның язгы каникулларына туры килә торган традицион "Китап атналыгы" бара. Ул "Китап - их яхшы дус" дигән бәйрәм кичәсе белән башланып китте, аннары укучылар әкиятләргә, шигырьләргә багышланган чараларда, экология дәресендә, "Золушкада кунакта" конкурс программасында катнаштылар. Кроссвордлар, викториналар, шигырьләр уку, уеннар, китап күргәзмәләре белән танышу, иң күп китап...
-
Борынгы Болгарда булдылар
Язгы каникул көннәрендә Балалар иҗат йортына йөрүчеләр Болгар музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. Экскурсия барышында алар Болгар цивилизациясе музее урнашкан Елга вокзалы, Истәлек билгесе бинасында булдылар. Укучыларга шулай ук музей фондларына кереп, сирәк экспонатлар белән танышырга мөмкинлек бирелде. Экскурсия турында истәлек итеп укучыларга Борынгы Болгар сурәтләнгән календарьләр бүләк иттеләр.
-
“Раздолье”да ял итәләр
Бу көннәрдә егерме ике укучы Чистайдан ерак түгел урнашкан "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында ял итәләр. Түләүсез юлламалар аларга Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде, балаларны алып бару һәм алып кайту чыгымнарын да ул үз өстенә алган. Льготалы ял итү мөмкинлеге беренче чиратта авыр хәлдә калган һәм күп балалы гаиләдә...
-
Хат ташучыны көтеп алалар…
Илсөяр Әхмәтованы Тукай авылындагы һәр йортта кунак кебек көтеп алалар.
-
Мәскәүдә күргәзмә
Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре бу көннәрдә Мәскәүнең "Экспоцентр" үзәк күргәзмәләр комплексында үткән 21нче Халыкара "Туризмга сәяхәт" күргәзмәсендә катнаштылар. Бу чарага инде берничә ел рәттән бөтен Россиядән һәм Европаның кайбер илләреннән туристлык тармагы вәкилләре җыела. Татарстан делегациясенә шулай ук Казан туристлык фирмалары, Алабуга, Свияжск һәм башка шәһәрләрдән республика күләмендәге әһәмияте булган музей...
-
Апрельдән пенсияләр арта
Беренче апрельдән Россия халкының социаль пенсияләре - 17,1, хезмәт пенсияләре 1,7 процентка артачак. Быел инде бу икенче тапкыр арттыру. Беренче тапкыр индексация февраль аенда булды һәм пенсияләр 6,5 процентка артып килде. ПФР Идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, безнең районда социаль пенсия ала торган 656 кеше бар, алар арасында - 18 яшькәчә...
-
Кырым халкына ярдәм
Районда Кырым Республикасы халкына ярдәм итү өчен акча җыю башланды. Мәсәлән, "Газсантехсервис" коллективы "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" хәйрия фондының махсус счетына ун мең сум акча күчергән. "АК БАРС банк" хезмәткәрләре Кырым халкына үзләренең бер көнлек хезмәт хакын күчерергә булган. Бу максатлар өчен ТР буенча Росреестр идарәсе, финанс-бюджет палатасы һәм тагын берничә...
-
Совет утырышы чакырыла
Район Советының чираттагы утырышы 31 мартка билгеләнде. Депутатлар тикшерүенә 2013 ел бюджетының үтәлү мәсьәләсе чыгарылачак. Сессия эше сәгать унда район башкарма комитетның утырышлар залында башланып китә.
-
Грантка дәгъвачыларны тыңладылар
Өченче көн "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыру кысаларында, грантка дәгъва итүче укытучылар җәмәгатьчелек алдында чыгыш ясадылар. Тыңлаулар грантка дәгъва иткән һәр укытучының һөнәри өлкәдә ирешкән уңышлары турында җәмәгатьчелеккә һәм педагогларга җиткерү максатыннан үткәрелде. Быел грантка 2нче шәһәр һәм Өчкүл мәктәбенең башлангыч класс укытучылары Ольга Егорова, Евгения Сидорова, 1нче мәктәпнең биология...
-
Быел да өметләр зурдан
"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары һәм белгечләре техниканы язгы кыр эшләренә оешканлык белән әзерлиләр.