Һәр авыл тормышында уңай үзгәрешләр белән бергә хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек була. Әҗмәр авыл җирлеге Советының отчет җыелышында сүз нәкъ шул турыда барды.
Тәлгат Җамалетдинов.
"НЖ".
Җирлек башлыгы Рәис Вәлитовның, депутатлар һәм утырышта катнашкан башкаларның чыгышында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Хәзерге вакытта җирлек территориясендә 324 хуҗалык исәпләнә һәм барлыгы 700дән артык кеше яши. Эшкә яраклы кешеләрнең күбесе " Болгар" Востокзернопродукт", "Миф" җәмгыяте, "Волга" хуҗалыгында, төрле учреждениеләрдә хезмәт куя. Ләкин шактый күп кеше эш эзләп читкә чыгып китәргә мәҗбүр. Эшсезлек проблемасы авыл җирендә бик кискен тора, бу беркем өчен дә сер түгел, шулай да авыл халкы киләчәккә ышаныч белән карарга, проблеманы хәл итү юлларын табарга тырыша.
Бу эштә шәхси ярдәмче хуҗалыклар зур роль уйный. Аның ярдәмендә авыл халкының күпчелеге үз-үзен азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмыйча, артып калганын сатып, гаилә бюджетын тулыландыра. Мәсәлән, бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 900 баштан артык мөгезле эре терлек, 1300 башка якын дуңгыз, 1200 баштан артык сарык бар. Күп кеше атлар һәм кош-корт асрый. Узган ел Әҗмәр һәм Вожи авылы халкы җитештерүчеләргә 250 тоннага якын сөт һәм 79 тонна ит сатканнар. Бу алдагы ел күрсәткеченнән күпкә артык. 17 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү максаты белән 3 миллион 530 мең сумлык кредит алган.
Мәсәлән, Нина һәм Владимир Барашиннар терлекчелек белән ныклап шөгыльләнә башлаганнар. "Эш башлаучы фермер" федераль программа буенча аларга бу максаттан миллион ярым сумга якын акча бирелгән. Бүгенге көндә Барашиннар хуҗалыгында 16 баш мөгезле яшь терлек, дуңгызлар, сарыклар, йорт куяннары бар. Язын 50 башка исәпләнгән терлек абзары төзи башларга җыеналар. Алар мисалы эшләргә теләге булган кешенең авылда да югалып калмавына бер дәлил булып тора.
Авыл Советы территориясендә икешәр фельдшер-акушер пункты, клуб, китапханә, почта бүлеге, балалар бакчасы, җиде кибет, янгын депосы бар. Шулай итеп, халыкка яшәү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Хуҗалыкларда тәгәрмәчле һәм чылбырлы 37 трактор, төрле маркадагы 80нән артык җиңел машина бар. Күпләр Интернет челтәренә тоташкан. Боларның барысы да авыл халкының тормыш дәрәҗәсе үсүенә дәлил булып тора. Совет үз территориясендәге хәлләрне даими контрольдә тотарга тырыша. Нәрсәсен яшереп торасың, авылларда җәмәгать тәртибен бозу очраклары да, гаугалы гаиләләр дә очрый. Полиция участок уполномоченные Рамил Гыйбадуллин сүзләренә караганда, узган ел административ хокук бозу турында 150 протокол төзелгән, Совет территориясендә кылынган 11 җинаять ачылган.
Шулай да, су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү иң кискен проблемалардан санала. Вожида су белән тәэмин итү системасы күптән түгел "Водоканал" җәмгыятенә арендага бирелде, шуңа күрә килеп чыккан проблемалар вакытында хәл ителә башлады. Ә Әҗмәрдә су белән тоткарлыклар даими рәвештә булып тора. Мәсәлән, узган җәйдә су торбалары 8 тапкыр тишелгән. Аларны күптән яңага алыштырырга вакыт җиткән. Моның өчен шактый күләмдә акча таләп ителсә дә, иртәме-соңмы бу мәсьәләне барыбер хәл итәргә туры киләчәк. Кайберәүләрнең су, электр энергиясе, газ өчен бурычлары булуы да шактый борчу тудыра. Болай дәвам итсә, эшне судка тапшырырга туры киләчәк.
Җирлек территориясендә көнкүреш калдыклары өчен махсус полигон булса да, күпләр анда барып мәшәкатьләнмичә, чүп-чарны хәтта юл кырыена түгеп калдыралар. Бу авыл халкын бизи торган эш түгел, шуңа күрә катгый чаралар кабул итәргә туры киләчәк. Авылларда тәртип булдыру турында беренче чиратта халык үзе кайгыртырга тиеш. Тәртип һәм чисталыкны яратмаган кеше юктыр.
Ә авылың төзек, матур булса, туган җирдән читкә китүчеләр дә аз булыр, яшь гаиләләр авыл җирендә калса, бакчаларда, мәктәпләрдә балалар да күбрәк булыр. Сессия эшендә катнашкан район башлыгы Камил Нугаев та балалар - авылның киләчәге дип, ассызыклап үтте.
Яшьләр яхшы тормыш эзләп читкә китмәсен, туган авылларында калсын өчен барысын да алдан күреп, эшне дөрес оештырырга кирәк.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев