Узган атна ахырында район Мәдәният йорты сәхнәсендә Иске Майна үзешчәннәре безнең тамашачылар алдында "Көзге мозаика" дип исемләнгән концерт куйдылар.
Өч ел элек безнең үзешчәннәр дә Иске Майна халкы алдында чыгыш ясаган иде. Хәзер инде кунаклар безнең тамашачыны үз иҗатлары белән сөендерделәр.
- Үзешчән артистлар бу концертка бик әйбәт әзерләнгәннәр, - диде кунакларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. - Һәр чыгышыгызны халык яратып кабул итте...
Ул күңелле концерт өчен майналыларга чын күңелдән рәхмәт белдереп, рәхмәт хатлары тапшырды. Ә концертны Иске Майна районы администрациясе җитәкчесе Василий Половинкин ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, безнең районнар Иделнең бер үк ягында, җырларда җырлана торган ямьле табигать кочагында урнашкан. Ул үзе дә концертның башында шундый җырларның берсен башкарып, тамашачыларның игътибарын яулады. Концерт һәр кешенең күңелен күтәрерлек, йөрәген җилкендерерлек итеп әзерләнгән иде.
Концертта чыгыш ясаган коллективлар - "Сударушка" рус халык җыры коллективы (җитәкчесе Любовь Андреева), Иске Майна балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучылары (җитәкчесе Елена Уланова), Лидия Борисова исемендәге халык театры актерлары Валентина Емельянова һәм Геннадий Шишовның чыгышлары залда утырган бер кешене дә битараф калдырмагандыр. "Ана йөрәге" шигырен укыган Елена Сайгина, Мария Чурбанова, Елена Шабунина, Василий Дворников, Яна Гагарина, Яна Чуваева башкаруындагы җырларны да тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Ә концертның соңгы җырын кабат Василий Половинкин башкарды.
"Зирәк, хезмәт сөючән, уңган, ачык йөзле Болгар халкы! Тулы канлы тормыш белән яшәгез һәм бу дөньяда проблемалар гына түгел, ә шатлык-сөенечләрнең дә күп булуын онытмагыз!" - диде кунаклар, кичәгә килгән тамашачыларга рәхмәт әйтеп.
Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр, традициягә әверелер дип ышанасы килә.
(Тагын да тулырак фоторепортажны безнең www.spas-rt.ru сайтында укы аласыз).
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев