Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Вакытында эшләп тапшыралар

"РегионСтрой" җәмгыяте коллективы күптән түгел ветеринария лабораториясе бинасын ремонтлауга кереште. Ул махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу максаттан республика бюджетыннан миллион ярым сум акча бүлеп бирелде. Төзүчеләрнең тырышлыгы белән бина күзгә күренеп яңара. Иске тәрәзәләр заманча пластикка алыштырылачак, шулай ук җылыту, канализация, су үткәрү системасы, электр чыбыклары да...

"РегионСтрой" җәмгыяте коллективы күптән түгел ветеринария лабораториясе бинасын ремонтлауга кереште.
Ул махсус республика программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу максаттан республика бюджетыннан миллион ярым сум акча бүлеп бирелде.
Төзүчеләрнең тырышлыгы белән бина күзгә күренеп яңара. Иске тәрәзәләр заманча пластикка алыштырылачак, шулай ук җылыту, канализация, су үткәрү системасы, электр чыбыклары да яңартылачак. Бүлмәләрне эчтән гипсокартон белән тышлау күздә тотыла, шулай ук яңа эчке һәм тышкы ишекләр кую, бетон белән ныгытып идәнгә ремонт ясау һәм кайбер башка эшләр дә башкарылырга тиеш. Төзүчеләр шулай ук бинага керә торган ишек тирәләрен яңартырга җыеналар. Эшчеләр арасында аеруча слесарь-монтажчылар Владимир Функ һәм Алексей Чекалин, мастер Надыйр Гомәров, бизәү эшләре белән шөгыльләнүче Петр Мартьянов һәм бетончы Сергей Колчинны билгеләп үтәргә була. Алар барысы да төзү эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган һәм ремонтны планда каралганча апрель ахырына төгәлләү өчен бар тырышлыкларын куялар.
Коллектив эшли торган икенче объект инде тулысынча әзер дияргә була. Бу "Агрохимсервис" янында урнашкан промышленность мәйданчыгы. Ул кече һәм урта эшмәкәрләргә арендага тапшыру өчен махсус төзелгән офис һәм производство биналары комплексыннан гыйбарәт.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев