2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан төбәкләрдәге башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урынны ала. Рейтинг нәтиҗәләре 2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан ителде. Эшчәнлеккә бәя бирелгәндә, беренче чиратта икътисад һәм социаль тармакның үсеше, халыкның җирле власть органнары эшенә карата мөнәсәбәте исәпкә алынды. Шунысы...
2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан төбәкләрдәге башкарма власть органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча бишенче ел рәттән беренче урынны ала. Рейтинг нәтиҗәләре 2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан ителде. Эшчәнлеккә бәя бирелгәндә, беренче чиратта икътисад һәм социаль тармакның үсеше, халыкның җирле власть органнары эшенә карата мөнәсәбәте исәпкә алынды. Шунысы куанычлы, республика ирешелгәннәр белән чикләнеп калмыйча, барлык социаль-икътисадый юнәлешләр буенча нәтиҗәләрне яхшыртуны дәвам итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның стратегиясе Республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан барлык мөһим социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен сизелерлек ныгытты, биредә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.
Безнең район бүген, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, республика кебек үк, куелган бурычларны хәл итүнең отышлы юлларын эзләүне дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның безнең регионны уңышлы үстерү, халыкның тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән стратегиясен раслаучы мисалларны күп китерергә була.
Кешеләрнең үзидарә органнары эшчәнлегеннән күпме дәрәҗәдә канәгать булуын исәпкә алырга кирәк. Сораштыру шәһәр һәм авыл кешеләре арасында үткәрелде, халыкның төрле катлавына сораулар бирелде. Сораштырылганнарның 93 проценты җирле власть органнары эшеннән канәгать. Сүз дә юк, сораштыру барышында тәнкыйть сүзләре әйтүчеләр дә булды. Без боларның барысын да исәпкә алдык, тиешле чаралар күрү өстендә эшлибез.
Борчыган проблемалар турында узган елның җәй азагында һәм көз башларында уздырылган халык җыеннарында да сөйләделәр. Шунысын әйтим, кузгатылган мәсьәләләрнең барысы да тиешенчә эшкәртелде, системага салынды һәм Татарстанның Икътисад министрлыгына җибәрелде. Мәсьәләләр башлыча юлларны төзекләндерү, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, торак ремонтлау, Рабига күле тирәсендә ял итү урыны булдыруга кагылды. Боларның барысы да контрольгә алынды һәм акрынлап хәл ителә.
Бездә иң әүвәл автомобиль юллары төзү һәм аларны капиталь ремонтлау буенча планлы актив эш алып барылуы турында әйтергә кирәк. Бу максатлар өчен ел саен 600 миллион сумнан артык акча тотыла. Бу араларда, мәсәлән, Красный Вал - Болгар юлы өлешендә ремонт эшләре бара. Мондый эшләр Антоновка, Вожи авылларында да муниципаль юл фонды исәбенә алып барыла. Шәһәрдәге урамнарның торышы да яхшыра.
Җирле бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәрне җыю программасының уңышлы үтәлүе турында да әйтергә кирәк. Безнең район - авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә әлеге мөһим тармактагы хәлләрнең торышы турында да онытырга ярамый. Соңгы өч елда игенчеләрнең тырышлыгы белән һәр гектардан уртача 20 центнердан күбрәк уңыш җыеп алалар. Башка районнар белән чагыштырганда, бу бик әйбәт күрсәткеч. Авыл хезмәтчәннәренең хезмәт хакы арта бара, хезмәт хакы түләү буенча бурычлар юк диярлек, кредиторлар белән дә исәп-хисап вакытында ясала. Гаилә фермалары да арта бара. Соңгы араларда гына да районда биш гаилә үз фермаларын булдырдылар. Фермерларга район җитәкчелеге дә хәлдән килгәнчә ярдәм итә. Мәсәлән, билгеле бер шартларны исәпкә алганда, фермерлык хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлаучыларга (бина төзүчеләр, мал сатып алучыларга) җирле бюджеттан 400 мең сум акча бирелә. Бу шактый зур ярдәм.
Районда "Лизинг-грант" программасы уңышлы эшли, әлеге программа буенча шактый кеше техника, башка агрегатлар сатып алды. Бүген кайбер фермерлар карабодай үстереп, ярма җитештерү һәм көнбагыш мае ясау өчен кирәкле җиһазлар сатып алу турында уйлыйлар. Мөстәкыйль рәвештә трактор, чәчүлек агрегатлары һәм комплекслары сатып алучылар да байтак. Әйтик, агымдагы елның беренче кварталында безнең фермерлар төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен 113 миллион сум акча күчерделәр.
Безнең якларда туризмны үстерү белән бәйле булган мәсьәләне дә читләтеп үтәргә ярамый. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас Исемлегенә кертелгәннән соң безгә килүче туристлар саны сизелерлек артты. Узган ел Борынгы Болгар 285 мең кешене кабул иткән.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу әле чик түгел. Бу ел башыннан бирле Болгарга узган елның шул чоры белән чагыштырганда, туристлар өч тапкырга күбрәк килгән. Бу тыюлыкка да, җирле бюджетка да өстәмә табыш китерә.
Тиешле шартлар булдырылу белән туристлар агымы тагын да артыр, дип ышанасы килә. Болгарда яңа кунакханә комплексы төзелә башлады. Әлеге мөһим объектның нигез ташын салуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, яңа комплекста шактый кешегә яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.
Сәламәтлек саклауда да зур үзгәрешләр күзәтелә. Район хастаханәсе бүлекләре, авыллардагы амбулаторияләр һәм фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтлана. Авылларда тагын берничә модульле ФАП төзү күздә тотыла.
"Доступная среда", башка социаль программалар уңышлы эшли. Мәктәпләрдә, картлар һәм инвалидлар йортында тиешле ремонт һәм төзекләндерү эшләрен башкарып чыгу өчен подрядчылар да бар, алар белән килешүләр төзелә. "Чистая вода" программасы буенча берничә авылда һәм шәһәрдә су үткәрү системасы алыштырылачак. Быел тузган торактан күчерү программасын тормышка ашыру максатында бер торак йорт төзеләчәк, киләчәктә 54 фатирга исәпләнгән тагын өч йорт төзү күздә тотыла.
Әлбәттә инде, республика һәм илебез күләмендә төрле ярышларда катнашып призлы урыннарны алучы спортчылар турында да әйтәсе килә. Мәртәбәле бәйгеләрдә чемпион исемен алучылар белән ничек горурланмыйсың!
Үзешчән артистларыбызның чыгышларын да яратып карыйлар. Мәсәлән, "Болгар чишмәсе" ветераннар хоры, казакларның "Любо" хоры һәм башкаларны район гына түгел, ә республика тамашачысы да яхшы белә. Район Мәдәният йорты сәхнәсендә предприятиеләр, авыл җирлекләре коллективлары даими рәвештә иҗат отчетлары белән чыгышлар ясыйлар.
Бу мисалларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның стратегиясе безнең төбәктәге тормышның барлык якларын уңышлы үстерүгә, халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелүе турында ачык сөйли.
Район хезмәтчәннәренең бөтен тырышлыгы киләчәктә дә куелган бурычларны хәл итүгә һәм тормышның барлык якларын яхшыртуга юнәлдереләчәк.
(Материалны Владимир Корнилов әзерләде).
Нет комментариев