Дүшәмбе көнне Идел буенда, Приволжск поселогы янында, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында кунакханә комплексының беренче нигез ташын салу тантанасы булды.
Владимир Корнилов
Чарага килгән дәрәҗәле кунаклар арасында шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев та бар иде. Кунакларны Болгар җирендә район башлыгы Камил Нугаев каршылап озатып йөрде.
Яңгыр сибәләп торуга карамастан, һәркемнең кәефе күтәренке иде. Бу тантаналы мизгелләр һәркемгә тәэсир итте. Нигез ташы гадәттә бинаның порталына куела һәм архитектура корылмасының мәңгелеген, аның уникальлеген һәм кабатланмас булуын күрсәтә. Археологик табылдыклар күрсәткәнчә, бу традиция Идел Болгарына һәм Казан ханлыгына хас була, ул урта гасырларда Болгарда да чагылыш тапкан.
Яңа объект борынгы шәһәрнең тарихи урыннарыннан читтәрәк урнашса да, ул аны тулыландырып торачак. Бәйрәмнең тантаналы өлешен "Казаным-Болгарым" җыры һәм татар милли биюе белән Казан артистлары башлап җибәрде. Аннары тантанага килгән халыкны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул "Яңарыш" фондының биш елда бик күп эшләр башкаруын билгеләп үтте. Бу дәвердә борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре яңа статуска ия булды һәм республика ядкарьләренә әверелде. Зур күләмдә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Татарстанның истәлекле урыннарына килгән туристлар агымы өч тапкыр артты, ә яңа кунакханә комплексын төзү Идел Болгарының борынгы башкаласына килгән кунаклар өчен тагын да күркәмрәк итәчәк. Рөстәм Нургали улы Татарстанның тарихи һәйкәлләрен торгызу буенча алып барылган зур эш республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән мөмкин булуын ассызыклап үтте.
Республиканың эре нефть компанияләре "Татнефть" һәм "ТАИФ" яңа башланган төзелешкә инвестор булу турындагы тәкъдимне теләп кабул иттеләр.
Кунакханә комплексы архитектура төзелешенең соклангыч үрнәгенә әверелергә тиеш. Монда төрле рәсми һәм тантаналы чаралар үткәрү планлаштырыла, бу максаттан конференц-зал булырга тиеш.
- Сибәләп торган яңгыр - мондый эшне башлап җибәрү өчен яхшы сынамыш ул, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Уңай башлангыч, ямьле яз... Димәк, барысы да әйбәт булырга тиеш! Хәерле эшләр сезгә!
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев борынгы Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүе Татарстанга зур җаваплылык өстәвен билгеләп үтте. Россия мөселманнары өчен изге саналган бу урынга бөтен дөньядан кешеләр килә, ә бер көн эчендә генә барлык тарихи һәйкәлләрне карап чыгу һәм тарихи урыннар белән танышу мөмкин түгел. Килгән кешеләрнең күбесе борынгы Болгар турында тирәнрәк беләселәре, үзләре өчен килеп туган сорауларны ачыклыйсылары, изге урыннарда намаз укыйсылары килә, ә кунакханә комплексы аларга бөтен мөмкинлекне бирәчәк...
Менә бәйрәмнең иң тантаналы мизгеле җитте. Кунаклар истәлек ташына Идел Болгары башкаласының билге-символларын урнаштырдылар: Рөстәм Миңнеханов - муллык һәм иминлекне гәүдәләндергән тәңкә символын, Минтимер Шәймиев - зирәклек һәм мәңгелекне сурәтләгән ташбака символын, Наил Маганов куәт һәм яклау китерә торган елан символын, ә Альберт Шиһабетдинов тотрыклылык биргән балык символын урнаштырды. Аннары фейерверк утлары астында булачак кунакханә комплексы төзеләсе котлованга беренче төзелеш блогы куелды.
Объект территориясен төзекләндерү ял итү зонасын киңәйтү, велосипед юллары ясау, балалар өчен ачык уен мәйданчыгы, ике теннис корты, мини-футбол һәм баскетбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгын, ял итү өчен беседкалар белән ясалма күл ясауны күздә тота. Кунакханә комплексы структурасына шулай ук бассейн, мунча, ял итүчеләр һәм персонал өчен машина кую урыннары да керәчәк.
(Бу мәсьәлә буенча фикерләрегезне
www.spas-rt.ru сайтында калдыра аласыз)
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев