Җәйге яллар файдалы үтсен!
Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыруга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм җирле хакимият зур игътибар бирә. Бу максаттан махсус программа - илдә хәлләрнең катлаулы булуына карамастан, финанславы дәвам ителә торган утыз уникаль программаның берсе эшли.
- Моны безнең район үрнәгендә дә күрергә була, - дип билгеләп үтә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов. - Быел балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга барлыгы 7 миллион 232 мең 400 сум акча бүлеп бирелгән. Аларның миллион сумы - район бюджетыннан, калган акчаны республика бирә. Бу акча нәрсәгә тотыла соң? Беренче чиратта, төрле лагерьларның эшен оештыруга, чөнки нәкъ шушы лагерьларда балаларга ял итү һәм сәламәтләндерү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Безнең "Болгар" сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә генә дүрт сменада 300дән артык бала ял итәчәк, анда ел саен нинди дә булса яңалыклар, үзгәрешләр кертелә.
- Хәзерге вакытта лагерь территориясендә футбол һәм баскетбол мәйданчыклары корыла, анда балалар рәхәтләнеп уйный алачак, - дип сөйли лагерь директоры Любовь Вафина. - Тиздән тоз бүлмәсе дә эшли башларга тиеш, аның өчен тиешле җиһазларны без былтыр үзебез эшләп алган акчага сатып алдык. Чараларның барысы да укучыларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән, быел безгә 300дән артык укучы ял итәргә килергә тиеш. Бүлмәләргә ремонт ясау, йомшак җиһазлар, савыт-саба сатып алу ял өчен тиешле шартлар тудырырга ярдәм итә. Лагерьда дүрт смена эшләячәк, аларның берсе, традиция буенча - православие сменасы. Быел беренче сменада беренче тапкыр яшь казаклар отряды оештырылды...
Балалар лагерь турында ни сөйли?
Вика Шипицына (9 класс):
- Лагерьга бишенче тапкыр килүем. Биредә барысы да ошый, шуңа күрә быел да юлламаны шушы лагерьга алырга булдым. Туйганчы ял итәбез, спорт белән шөгыльләнәбез, күңел ачабыз. Программа мавыктыргыч итеп төзелгән.
Яна Журавлева (9 класс):
- Монда барысы да искиткеч! Лагерьда дүртенче тапкыр ял итәм, бирегә тагын киләчәкмен! Ярышлар, концертлар, кичен учак ягулар - боларны берни белән чагыштырырлык түгел!
Диана Волкова (9 класс):
- Лагерьда һәрчак күңелле, биредә яңа дуслар таптым. Әйбәт ашаталар, әти-әниләр безнең өчен борчылмасыннар...
Ел саен 1 июньдә мәктәп яны лагерьлары эшли башлавын да билгеләп үтәргә кирәк. Бүгенге көндә районда шундый 22 лагерь бар, анда 600 бала ял итә. Укучыларны көненә ике тапкыр ашаталар, шулай ук төрле экскурсияләргә һәм сәяхәтләргә алып чыгалар, алар өчен төрле ярышлар һәм конкурслар, ял итү кичәләре оештырыла. Шулай итеп, балалар күңелле ял итүдән тыш, тулы рацион белән тәэмин ителәләр, һәм иң мөһиме - өлкәннәрнең игътибар үзәгендә булалар.
"Сәләт" республика лагерының "Туган тел" профильле сменасын Болгар җирендә үткәрү инде традициягә әверелде. Ул үз эшен 23 июньдә башлап җибәрәчәк. Шулай ук "Сәләт-Болгар" да эшләячәк. Анда безнең район укучылары да катнашырга тиеш. Бу аларга туган тел һәм культураны тирәнтен өйрәнергә, тарихны яхшырак аңларга, бердәмлек хисен тоярга ярдәм итәчәк. Кагыйдә буларак, бу лагерьда ял итү һәр укучыда онытылмас тәэсирләр калдыра.
"Аргамак" спорт-сәламәтләндерү лагеры ел саен берничә район, шул исәптән безнең район укучыларын да үзенә җыя. Быел Полянка янындагы ямьле Идел буенда безнең районнан 50 укучы ял итәчәк. Табигать хозурлыгы, палаткаларда яшәү, төрле мавыктыргыч чаралар алар күңелендә онытылмас тәэсир калдырырга тиеш.
Балалар һәм яшьләр ялын оештыруга килгәндә, безнең район укучылары Биләрдә үтәчәк регионара яшьләр фестивалендә, ә балигъ булмаучылар эше буенча комиссиядә учетта торган балалар «Йолдызлар десанты»нда катнашачагын да билгеләп үтәргә кирәк. Моннан тыш, 150 бала мәктәпләр каршында оештырылган хезмәт һәм ял лагерьларында вакытны файдалы итеп үткәрәчәк, ә 100 укучы мәшгульлек үзәге аша вакытлыча эшкә урнаштырылачак.
Бу чараларның барысы да, һичшиксез, балаларның җәйге ялын мавыктыргыч, файдалы, эчтәлекле итеп оештырып, аларга яңа тәэсирләр алырга, сәламәтлеген ныгытырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев