Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа уңыш ашлыгы килеп тора

Август аеның эссе көннәрендә урып-җыю югары темплар белән бара һәм "Спас ХПП" җәмгыятенә яңа уңыш ашлыгы килеп тора.

Игенчегә уңыш нинди кыенлык белән бирелгәнлеген яхшы аңлаган коллектив кабул итүгә яхшылап хәзерләнгән. Бүгенге көндә алар якынча 7,5 мең тонна ашлык кабул иткәннәр. Монда Юрков, Хәмидуллин, Мөхәммәтовлар крестьян (фермер) хуҗалыгы, "Агрохимсервис" оешмасы, башка хуҗалыкларның өлеше зур.
Предприятие хезмәткәрләре әйтеп үтүенчә, башта ашлык нормадан артык дымлылык белән килсә дә, алар моңа әзер торганнар. Бу эштә мастер Анатолий Сальников, транспортёрчы Павел Сарычев һәм башкалардан торган 1нче киптерү-чистарту башня коллективы үзен аеруча яхшы яктан күрсәткән.
Ә лабораториядә исә Надежда Баринова, Валентина Якличева, Галина Кочеткова, Ольга Васильева үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар. Коллектив белән Лариса Терехова җитәкчелек итә. Үлчәүче Татьяна Павлова да уртак эшкә үз өлешен кертә. Бүгенге көндә барысының да тырышлыгы игенчеләрнең алтын куллары үстергән уңышны кабул итү, эшкәртү һәм саклауга юнәлдерелгән.
Рәсемнәрдә: транспортёрчы П. Сарычев һәм киптерү мастеры А. Сальников; лаборатория хезмәткәрләре Н. Баринова, В. Якличева, Г. Кочеткова, Л. Терехова, О. Васильева.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак