9 август 2012 яңалыклары
-
Җиңәргә өйрәнгән егет
Кечкенәдән, алты яшьтән, башланган бу мавыгу тора - бара аның тормышында җитди урын алып торыр дип, берәү дә уйламагандыр. Хәзер Максим физик культура,спорт һәм туризм Идел буе академиясендә тренер-укытучы белгечлегенә укый.
-
1812 ел сугыш геройларына багышлана
Үткән якшәмбедә "Болгар" балалар лагерында ял итүчеләр Бородино сугышын реконструкцияләп күрсәттеләр.
-
Алар башкармаган эш юк
Тузган торакны бетерү буенча федераль программа нигезендә Вахитов урамында төзелеп бетеп килгән яңа йортта тиздән дүрт гаилә өй туйлары үткәрәчәк. Йорттагы барлык эшләрне Василий Субботкин бригадасы башкарып чыккан. Хәзерге вакытта төзүчеләр түшәм һәм идән җәеп бетерәләр, тиздән отмостка ясау эшенә керешәчәкләр.
-
Ваемсызлык бәлага китерә
Районда соңгы көннәрдә берничә янгын очрагы теркәлде. Мәсәлән, 7 августта, 17 сәгать тирәсендә, Чәчәкле авылында яшәүче берәүнең печән кибәне янып беткән. Янгын расчётлары килеп җиткәнче, ут йорт янында коры үлән үскән мәйданчыкта 20 тюк печәнне юк иткән. Янгын чыгуның сәбәбе - сүндермичә ташланган тәмәке төпчеге (ерак түгел халык коенырга йөри...
-
Руль артында – хатын-кызлар
РОСТО базасында үткәрелгән "Автоледи-2012" район ярышында Полина Свистуленко җиңеп чыкты. Ярышларда тәҗрибәле машина йөртүчеләр дә, күптән түгел генә руль артына утыручылар да катнашты. Гадәттәгечә программага юл кагыйдәләрен белү буенча конкурс һәм тизлектә маневрлар ясау кертелгән иде. Икенче урынга - Марина Тимакова, өченче урынга Наталья Лаврентьева чыкты. Ә барлык сорауларга бер...
-
Мәктәп ашханәсе өчен
Танкеевка төп мәктәбе участогында мул уңыш үстергәннәр. Алты сутый җирдә суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләр үсә. Боларның барысы да ашханәдә кулланылачак. Инде 120 килограмм суганны җыеп алганнар, башка яшелчәләр дә өлгереп килә. Аларны тозлау эше дә тулы көч белән бара. Мәсәлән, егермешәр банка кыяр һәм помидор тозлаганнар, кара...
-
Тәрбиячеләр татар телен өйрәнде
Районның рус телле мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе тәрбиячеләре татар теле курсларында белем алдылар. Дәресләр "Родничок" балалар бакчасы базасында үтте, аларны Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм сәнгать институтында махсус эшләнгән программа буенча укып кайткан Гөлнара Мусина алып барды. Курсны оештыручыларның төп максаты - балаларны ТРның ике дәүләт теленә өйрәтү...
-
Утырыш күчерелә
Иртәгә билгеләнгән Спас муниципаль район Советы утырышы күчерелә. Ул дүшәмбе, 13 августта, район башкарма комитетының утырышлар залында булачак. Исегезгә төшерәбез, киңәшмәдә тикшерелә торган төп мәсьәлә - дини экстремизмны профилактикалау һәм аңа каршы тору чаралары турында.
-
Сез нинди һөнәр сайладыгыз?
Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның хәзер бик җаваплы вакытлары. Алар имтиханнарны уңышлы гына тәмамлап чыкканнан соң, кайсы югары уку йортына керергә дигән уй белән яшиләр. Егетләр һәм кызлар нинди һөнәрләргә өстенлек бирә икән?
-
Урманнарга куркыныч яный
Август аенда көннәрнең эссе һәм коры торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын нык арттыра.
-
Яңа уңыш ашлыгы килеп тора
Август аеның эссе көннәрендә урып-җыю югары темплар белән бара һәм "Спас ХПП" җәмгыятенә яңа уңыш ашлыгы килеп тора.