Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Уңышлы башлап җибәрде

Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү республиканың икътисадый сәясәтендә аеруча зур урын алып тора. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тота. Иң мөһиме - кризиска карамастан, эшмәкәрлектә республика программаларының берсе дә бетмәде. Үз эшеңне башлап җибәрү, аны үстерү җиңел булмаса да, тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип юкка...

Лидия Кострулева

Игорь Малыгин моннан берничә ел элек теплицада яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Республика "Лизинг-грант" программасында катнашу өчен ул үз проектын эшләп, аны уңышлы яклый һәм бер миллион ике йөз мең сум акча ала. Бу программа кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм эшмәкәрлекнең төрле тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән. Иң мөһиме - эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме программасы Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан ел саен эшләнә.

Аның бу башлангычын район җитәкчелеге дә хуплый. Тиздән шәһәр читендә заманча теплицалар калкып чыга.

Ләкин яңа гына армия хезмәтеннән кайткан (аңа ул чакта егерме ике яшь була) яшь эшмәкәрнең сайлаган эше шактый четерекле булып чыга. Мәсәлән, газ кертү мәсьәләсе зур кыенлыклар тудыра. Тиешле документларны рәсмиләштерү өчен аңа хәтта Мәскәүгә дә барып кайтырга туры килә. Нәтиҗәдә газ кертү кебек кыйммәткә төшәчәк бу эштән Игорь баш тарта һәм теплицаны утын белән җылытуга җайлаштыра. Хәзер дә теплицаларны утын ягып җылыта.

Үсемлекләрне төрле авырулардан, корткычлардан саклау да зур мәшәкатьләр тудыра. Мәсәлән, беренче сезонда ук яңа өлгереп килгән кыярларны пәрәвезле талпан (паутинный клещ) юк итә.

Тәҗрибә туплар өчен вакыт һәм тырышлык кирәк. Хәзер инде эшмәкәр төрле корткычларга каршы көрәшү алымнарын җентекләп өйрәнгән. Акрынлап агротехника, төзелеш, башка тармакларда да шактый тәҗрибә туплаган.

Иң зур өченче теплицасын корганда Игорь экономия ясарга була. Алдагы ике теплицасы тимер каркаска корылып, поликарбонат белән капланган булса, монда агач һәм ике катлы нык полиэтилен пленка куллана.

- Мондый теплицада хәтта җылырак та, - ди Игорь, - ул берничә ел торачак...

Ул үз эшен киләчәктә дә ташларга җыенмый, чөнки бер башлаган эшне ярты юлда калдырырга яратмый. Бүгенге көндә бер теплицада 500 төп кыяр рассадасы үсә. Тагын 1350 төп махсус стаканнарда үсә, аларны да ике атнадан күрше теплицаларга күчереп утыртырга җыена. Быелгы сезонны алдарак та башлап җибәрергә мөмкин булыр иде, тик чәчүлек орлыгы белән тоткарлык килеп чыккан. Эшмәкәр тиз өлгерә торган Голландиянең "Кибрия" корнишонын утырта. Өлгергән кыярны сату белән проблемалар юк, аны халык бик теләп ала. Төрле авырулардан эшкәртү һәм тукландыру өчен теплицада химик матдәләр түгел, ә бары тик органик һәм табигый препаратлар гына кулланалар, бу да бик мөһим. Сезон саен туфрак алыштыру да уңышка уңай йогынты ясый һәм авырулардан сакларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә бер теплицадан бер сезон эчендә сәүдә нокталарына - 4-4,5 тонна, иң зурысыннан 7 тонна чамасы кыяр озата.

Билгеле, мондый зур хуҗалыкта эш-мәшәкатьләр санап бетергесез. Барлык эшләрендә Игорьгә әнисе Валентина Павловна ярдәм итә. Нинди генә хәл килеп чыкса да, ул төшенкелеккә бирелми, улына төпле киңәшләрен биреп, һәрвакыт тынычландырып тора. Эшмәкәр киләчәккә ышаныч белән карый. Тиздән тагын ике теплица ясарга җыена. Ул алдан исәпләп тә куйган, бу теплицаларда җитештерелгән кыяр, үз бакчаларында өлгергәнче, кешеләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Кыярны җәй урталарына кадәр иркенләп сатарга була. Малыгиннар кыярдан башка помидор да, яшел тәмләткечләр дә үстереп караганнар, әмма җәен дә, кышын да өстәлебездән өзелмәгән кыярга өстенлек биргәннәр.

Иң мөһиме - Игорь һәр эштә беренче чиратта үз көченә генә ышана. Үзләрен чын хуҗа итеп тойган башка эшмәкәрләр кебек, ул да үз максатына ирешә торган кеше. Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек өчен грантлар бирелүе аңа бу эшендә шактый ярдәм итә. Теләк һәм тырышлык булганда кыенлыкларны җиңәргә була. Киләчәктә ул үз эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешер дип, ышанып әйтергә була...

Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев