Чаңгы ярышы буенча Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның IIнче зона этабы спартакиадасында безнең тармак технологияләре техникумы студентлары җиңеп чыктылар.
Олег Пахомов
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларны спорт һәм физкультурага мөмкин булганча күбрәк җәлеп итү максатында бу спартакиада инде икенче ел рәттән үткәрелә. Остазлары Василий Рябов җитәкчелегендә студентлар яшьтәшләре белән ярышалар. Безнең чаңгычылар ярышка ныклап әзерләнгәнлектән, спортның бу төре буенча бәйгене үткәрү хокукы безнең районга бирелде.
11 команда катнашкан зона этабын ачканда район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин көчле буранда, катлаулы һава шартларында ярышу яшь спортчылар өчен тагын бер зур сынау булачагын билгеләп үтте. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин яшь спортчыларга якташларыннан - күптән түгел генә Словакиядә үткән кышкы Универсиадада чаңгы ярышларында җиңеп чыккан Казан физкультура, спорт һәм туризм академиясе һәм Идел буе федераль университет студентлары Андрей Ларьков белән Артем Николаевтан үрнәк алырга өндәде. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов тә узышта катнашучы яшь спортчыларга уңышлар теләде.
Ярышның баш судьясы Сергей Севодин егетләр - 5 километрлы, кызлар - 3 километрлы дистанциягә чыгалар, ә җиңүче команда ике кыз һәм ике егетнең чыгышы буенча билгеләнә дип игълан итте. Ә җиңүче команда Бөгелмәдә февраль ахырында үтәчәк финалда катнашачак.

Менә ярышлар башланып китте. Безнең команда өчен Алексей Тегулев белән Тимур Саянов һәм Әлфинә Низамова белән Кристина Гайсина чыгыш ясады. Алексей һәм Тимур чаңгы спорты белән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, Әлфинә белән бергә республика ярышларында катнашалар, шунлыктан безнең команда сынатмас, дигән ышаныч бар иде.
Чынлап та, спортчылар җанатарларның өметен акладылар: Тимур - икенче, Алексей һәм Әлфинә - дүртенче, Кристина җиденче урынга чыкты. Нәтиҗәдә гомуми зачетта безнең команда Аксубай тармак технологияләре техникумы һәм Лаеш техника-икътисад техникумыннан килгән яшьтәшләрен артта калдырып, беренче урынга чыкты.
Тагын бер якташыбыз Валентина Яковлеваның да уңышларын билгеләп үтәсе килә. Бүгенге көндә ул Лаеш техникумында укып, шушы уку йорты өчен чыгыш ясады. Чаңгы юлында аңа тиңнәр табылмады, ул якын көндәшен дә ике минутка узып китте. Спорттан тыш, Валентина бик яхшы билгеләренә укый һәм Казан федераль юридик институтына керергә хыяллана.
Чаңгы ярышларына кадәр республика урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары спартакиада кысаларында спортның берничә төре буенча көч сынашканнар иде инде. Көзен җиңел атлетика кроссы булды, аннары Балык Бистәсендә иң көчле футболчы һәм теннисчыларны билгеләделәр. Безнең спортчылар теннис ярышларында да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Елена Журавлева белән Ксения Корнеева, Рөстәм Дәүләтов белән Петр Крапивин өченче урыннарны алып, командага гомуми зачетта шулай ук өченче урынга чыгарга мөмкинлек бирделәр. Футболчыларыбыз исә дүртенче булдылар.
Алда техникум студентларын баскетбол, волейбол, кышкы күпкөрәш һәм спортның башка төрләре буенча бәйгеләр көтә. Алар киләчәктә дә шулай уңышлы чыгыш ясарлар, дип ышанасы килә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев