4 февраль 2015 яңалыклары
-
Ак мәчеттә – тантана
Узган җомга көнне Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы каршындагы Ак мәчеттә квалификацияне күтәрү курсларын беренче булып тәмамлаган имамнарга махсус таныклыклар тапшыру тантанасы булды.
-
Халкыбыз йолалары яңара
Әҗмәр авылында соңгы елларда халыкның рухи-әхлакый күтәрелеше сизелә. Урта буын һәм өлкән яшьтәге милләттәшләребез халкыбызның ислам диненә муаффыйк булган гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү һәм үтәүгә ихластан керештеләр. Бу гамәлләр үз чиратында яшь буынның әхлак сыйфатларын сафландыруга йогынты ясамый калмый. Чөнки соңгы вакытларда халкыбызга хас булмаган яман эшләрнең корбаннары турында мәгълүматлар еш...
-
Юбилярны котладылар
Шәһәрдә яшәүче Елена Крайновага күптән түгел туксан яшь тулды. Юбилей көнендә Елена Ильиничнаны район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады. Традиция буенча тыл хезмәтчәненә РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга бу көнне озак еллык намуслы хезмәте, олы...
-
Җәнлекләр безнең ярдәмгә мохтаҗ
Ир-атларның күбесе ауга йөрергә ярата. Тик, җәнлекләр аулаудан тыш, аучылар тереклек дөньясын саклау, табигый байлыкларны арттыру турында да онытмаска тиеш. Аучылар җәмгыятенә керүчеләр алдына әнә шундый бурычлар куелган. Алар бу эшне ничек башкаралар?
-
“Барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк...”
Узган атнада Кузнечиха авыл җирлегендә үткән отчет сессиясендә үткән ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Бу планнарны тормышка ашыруда авыл халкы да актив катнашырга тиеш.
-
Буран котырды
Районда өченче көн көчле буран булды. Төне буе көчле буран, аннары көн буе аяктан егарлык каты җил котырды. Нәтиҗәдә кайбер урыннарда төрле проблемалар килеп чыкта. Мәсәлән, икмәк комбинатының түбәсеннән шиферларын алып ташлаган һәм электр чыбыкларына зыян китергән. Ләкин электр белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмады. "Челтәр компаниясе" ААҖ җитәкчесе Анатолий Молодов...
-
“Җитмеш изге эш”
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Ким мәктәбендә шундый девиз астында төрле чаралар үткәрелә. Узган атнада монда "Ватан сакчылары" класс сәгатьләре булды. Урта класс укучылары өчен Сталинградны саклаучы солдатларның тиңдәшсез батырлыгы турында батырлык дәресе үтте. 7-8 класс укучылары рыцарьлар турниры үткәреп, анда сигезенче классның "Мушкетерлар" командасы җиденче класс командасын җиңеп чыкты....
-
Документлар кабул итү төгәлләнде
Балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждение-ләренә йөрткән өчен өстәмә компенсация алу максатыннан 180 кеше социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итте. Социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча, гыйнварда компенсация алу өчен мөрәҗәгать итәргә тиеш булган гражданнарның барысы да диярлек килгән. Калганнары моны киләсе айларда эшләргә тиеш.
-
Герой исеме бирелде
Быел Болгар кадет мәктәбенә Дан орденнарының тулы кавалеры Павел Алексеевич Карпов исеме бирелде. Коллективның бу инициативасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды һәм Бөек Ватан сугышы ветераны исеме кадетлар мәктәбендә белем алучы укучыларның эш-гамәлләрендә мәңге яшәр. Соңгы вакытта үткәрелгән класс сәгатьләрендә дә сүз Павел Алексеевичның сугышчан һәм тормыш...
-
Техникум чаңгычылары – беренче урында!
Чаңгы ярышы буенча Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның IIнче зона этабы спартакиадасында безнең тармак технологияләре техникумы студентлары җиңеп чыктылар.