Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас энергетиклары бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

22 декабрьдә энергетика тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр.

Безнең көнкүреш тормышыбызны бүгенге көндә төрле электр приборларыннан һәм җайланмаларыннан башка күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә электр энергиясен халыкка тоткарлыксыз бирү Спас районы электр челтәрләренең төп бурычы булып тора. Оешмада эшләүче бригадир Леонид Федоров та моны бик яхшы аңлап эш итә. Леонид Геннадьевичтан тыш, бригада составына тагын өч электромонтер керә. Алар кулланучыларны электр линияләренә тоташтыру һәм өзү, автоматлар, изоляторлар алыштыру, җиде йөз километрдан артык сузылган шәһәр һәм район электр линияләренә хезмәт күрсәтү белән мәшгуль.
Узган ел Спас район электр челтәрләре эшчеләре, шул исәптән Леонид Федоров бригадасы да, район һәм шәһәр буенча электр чыбыкларын заманча изоляцияле чыбыкларга алыштырды. Шактый торак пунктларга изоляцияле чыбыклар (СИП) үткәрелде. Антоновка, Никольск, Ким авыл җирлеге электр челтәрләрендә чыбыклар хәзерге вакытта тулысынча алыштырылды. Шулай ук электр челтәре хезмәткәрләре Ислам академиясенә яңа кабель линияләрен сузып, комплекслы куәтле трансформатор подстанциясе блогын урнаштырды, кунакханә-мунча комплексында барлык эшләрне башкарып чыкты, Приволжск авыл җирлегендә электр линияләренең бер өлешен алыштырды. Монда үз эшенә бик җаваплы караучы мастер Леонид Федоровның да өлеше бар. Тиешле саклану чаралары, агач һәм бетон баганаларга менү өчен кирәк-яраклар булганга күрә, бригада эшләрне башкарганда электр бирүне дә туктатып тормый. Заманча технологияләр, коллективка әле күптән түгел генә бирелгән заманча техника да эшләрне вакытында һәм тиешле сыйфат белән башкарырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, Спас электр челтәрләре бинасында күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонт та эшчеләр өчен уңайлы шартлар тудыра. Монда ял итү бүлмәләре, душ, санузел ясалган. Ә энергетика тармагы хезмәткәрләре, үз чиратында, өйләребез җылы һәм якты булсын, электр энергиясен бирү бер минутка да туктап тормасын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиләр.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев