Узган якшәмбедә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар булды.
Лидия Кострулева
Кешеләрнең күпчелеге сайлауларда катнашуны үзләренең гражданлык бурычы итеп саный, шуңа күрә бу көнне һава торышының нинди торуы зур әһәмияткә ия дә түгел. Шулай да бу көзге көннең җылы һәм кояшлы килүе аеруча күңелле булды. Сайлаучыларның да активлыгы югары иде, чөнки кешеләр бүгенге көндә тавыш бирүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын, район һәм республиканың үсеше аларның кемне сайлавына бәйле икәнен яхшы аңлыйлар. Чынлап та, киләчәк тормышыбыз безнең дөрес сайлавыбызга бәйле...
Бүгенге көндә без Татарстанның социаль-икътисадый яктан үсүе, республиканың федераль һәм дөнья дәрәҗәсендә ныклы авторитетка ия булуы турында ышаныч белән әйтә алабыз. Болар барысы да - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән хөкүмәтнең дөрес юл белән баруын күрсәтә. Бу сайлауларда Президент "Бердәм Россия" исемлегенең башында торды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Татарстанда 27 социаль программа эшли, аларны тормышка ашыру халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Моны безнең район үрнәгендә дә күрергә мөмкин. Фельдшер-акушер пунктлары, мәдәният йортлары, спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә, мәктәпләр, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясала. Әйе, башкарасы эшләр, хәл ителмәгән проблемалар шактый, шулай да халыкның тормышы күзгә күренеп яхшыра. Икътисадның иң әһәмиятле тармакларына ярдәм итү чаралары кешеләрдә киләчәккә һәм хакимияткә ышаныч уята.
Сайлауларга килгәндә исә, тавыш бирү тәмамланганда безнең район буенча исемлеккә 15867 кеше кертелгән иде. Алар арасында 12526 кеше бюллетеньнарны тавыш бирү көнендә алган. Сайлаучыларның бер өлеше вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланган, 450 кеше төрле сәбәпләр аркасында тавыш бирү урыннарыннан читтә тавыш биргән. 58 бюллетень гамәлдән чыгарылган, 14475 бюллетень дөрес дип табылган.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Газизулла Әхмәтҗанов сүзләре буенча, тулаем алганда сайлаулар закон таләпләре кысаларында үткән, рәсми шикаять һәм гаризалар булмаган. 42 сайлау участогы билгеләнгән вакытта ачылган, аларда кешеләргә тавыш бирү өчен барлык шартлар тудырылган.

Гадәттәгечә, авыл халкы сайлауларда аеруча актив катнашты. Мәсәлән, Танкеевкада сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар шактый иде. Александр Козлов, Денис Козлов, Кристина Архипова, Вера Лаишев-ская, Юлия Архипова, Елена Архипова, Рафис Әкбәров башкалар кебек үк, кайсы да булса кандидатка тавыш бирү өчен сайлау участогына килгәннәр. Алар әле мөстәкыйль тормышта беренче генә адымнарын ясый, шулай да үзләренең кем өчен тавыш бирүләренә күп нәрсә бәйле икәнен яхшы аңлыйлар. Ә шәһәрдә яшәүче Валентина Коткова үзенең ничә тапкыр сайлауларда катнашуын хәтерләп тә бетерми. Шулай да үзенең һәрвакыт бу мәсьәләгә бик җитди каравын, чынбарлыктагы фактларга таянып, киләчәккә ышанып тавыш бирүен билгеләп үтә.
- Мин сугыш елларын күргән кеше, - ди Валентина Николаевна, - шуңа күрә иң зур теләгем - җирдә тынычлык булсын иде. Украинадагы хәлләрне күргәч, җаным әрни. Һәр кеше аңлыйдыр: безнең бердәм, тату яшәвебез кирәк. Шуның өчен тавыш бирдем!
Партия һәм депутатлыкка кандидатларга килгәндә, тавышлар түбәндәгечә бүленде: "Бердәм Россия" өчен - 13801, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе өчен - 305, Россия Либераль-демократик партиясе өчен - 178, "Гадел Россия" өчен - 125, "Коммунисты России" Коммунистлар партиясе өчен - 29, "Татарстан Республикасы туган партиясе" өчен - 21 һәм "Родина" партиясе өчен 16 тавыш бирелде;
44нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка кандидатлар арасында Вәлиев Фоат Вәли улы өчен тавышларның 81,65 проценты, Растремин Валерий Сергеевич өчен - 5,68 проценты, Гайфуллов Рамил Равил улы өчен - 5,17 проценты, Пашина Юлия Алексеевна өчен - 3,1 проценты, Хәйбуллин Илнур Мингаяз улы өчен 1,29 проценты бирелгән.
"Бердәм Россия"нең сайлауларда ышанычлы җиңеп чыгуын лаеклы рәвештә халыкның аларга зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтү нәтиҗәсе дип әйтергә була.
Владимир Корнилов фотолары.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев