Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгы терлекчеләре елны әйбәт нәтиҗәләр белән тәмамлау өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Билгеле булганча, терлекчелек тармагыннан табыш алу өчен беренче чиратта яхшы азык базасы булу шарт. Шөкер, никольскилыларны мондый проблема борчыганы юк. Мисалга, быел 100 тонналап печән һәм салам әзерләнгән, 400 тоннадан артык силос салынган, кирәк кадәр күләмдә фураж запасы булдырылган. Һәрхәлдә, алдагы кышлату чорында маллар утлыгы буш тормас, дип әйтергә тулы нигез бар. Бу көннәрдә сөтлебикәләргә иртән һәм кичен 3әр килограмм фураж, 25-30 килограмм силос һәм, әлбәттә инде, авыл тирәсендәге болынлыклардан чабылган хуш исле печән ашаталар.
Фермадагы савым сыерларның баш саны 100дән артып китә, мөгезле яшь терлекләр дә аз түгел -140лар тирәсе. Биредә яшь терлек үстереп, шулар исәбенә көтүне тулыландыруга зур игътибар бирәләр. Шунысын әйтергә кирәк, район җитәкчелеге булышлыгы белән быел яз республиканың Балтач районыннан 25 баш нәселле таналар алып кайтканнар. Монысы аеруча да сөендерә. Фермада бу малларга игътибар зур, тиешле прививкалар да ясала. Ул шулай булырга да тиеш, чөнки сәламәт мал исәбенә генә мул продукция яхшы нәсел алырга мөмкин.
- Коллективта очраклы кешеләр юк, - ди хуҗалык башлыгы. - Барысы да тәҗрибәле, тапшырылган эш өчен җан атучы кешеләр. Киләчәктә дә сынатмаячакларына бер шигем юк...

Чыннан да, саву операторлары Наталья Кузьмина, Наталья Королева, Илһамия Куликова, Светлана Кузьмина, Елена Спиридонова, терлек караучылар Валерий Фролов, Алексей Тимонин, Валерий Салмин, Александр Минейчев, Алексей Филимонов, Евгений Спиридонов фермада байтак еллар эшләп намуслы хезмәтләре белән хөрмәт казанган кешеләр. Бу көннәрдә һәр сыердан көненә уртача 9 килограмм сөт савалар икән, монда, әлбәттә инде, әлеге бердәм коллективның һәр әгъзасы өлеше бар. Хуҗалык көн саен майлылыгы 3,8 процентлы 450 килограмм сөт сата. Алынган продукциянең бер өлеше яшь бозауларга эчерүгә тотыла.
Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалык 2005 елдан бирле файдалы шартларда Димитровград эшмәкәре белән хезмәттәшлек итә. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерләүчеләр үз клиентларының гозерен һәрвакыт канәгатьләндереп торалар. Хәзер, мәсәлән, сөтнең литрын 16 сумнан кабул итәләр, ун көн саен исәп-хисап ясала. Кирәк булган очракларда эшмәкәрләрдән акчаны бурычка да сорап торырга була. Сыер саву операторларының хезмәтенә дә ярыйсы түлиләр - аена 10 мең сум тирәсе чыга. Авыл җирендә мондый акчаны башка беркайда да эшләп ала алмыйсың.
Хуҗалык җитәкчесе гомеренең утыз елын терлекчелеккә багышлаган Әнисә Вәлиуллинаны да мактап телгә алды. Элек ул ат заводында сыер сауган, хәзер ун көнлек бозауларны 3 айга кадәр карап үстерә. Группасында 27 бозау бар. Эше мәшәкатьле дә, җаваплылыгы да күп. Малларны таза һәм сәламәт үстерү өчен Әнисә Сәлим кызына күп тырышырга туры килә. Аңа әле тагын бригадир вазифасы да йөкләнгән. Бу бурычны да намус белән үти, йортындагы терлекләрне дә карарга өлгерә. Кыскасы, кулыннан килмәгән эше юк.
Озакламый сыерлар бозаулый башларга тиеш. Димәк, ферма хезмәтчәннәренең мәшәкатьләре тагын да артачак. Хәер, коллективта никадәр күбрәк продукция җитештерсәң, моның файдасы шулкадәр яхшырак буласын барысы да әйбәт белә. Шуңа күрә уртак нәтиҗәләрдә чагылыш табачак бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев