Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Энергетиклар киңәшмәсе

Болгарда үткән "Челтәр компанияс" республика энергетиклары киңәшмәсендә киләчәккә энергетика объектларының капиталь төзелеш планнарын яклау турында сүз барды. Аның эшендә "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Энергетиклар үзләре алдында торган бурычлар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Беренче чиратта бу бүлү челтәрләрендә электроэнергиянең сыйфатын яхшырту, техник документацияне...

Болгарда үткән "Челтәр компанияс" республика энергетиклары киңәшмәсендә киләчәккә энергетика объектларының капиталь төзелеш планнарын яклау турында сүз барды. Аның эшендә "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.

Энергетиклар үзләре алдында торган бурычлар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Беренче чиратта бу бүлү челтәрләрендә электроэнергиянең сыйфатын яхшырту, техник документацияне алып бару, импортны алыштыру, капиталь төзелеш чыгымнарына кагыла.

Киңәшмәдә катнашучыларны район башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Ул районның бүгенге хәле турында сөйләде һәм борынгы Болгарны торгызуга керткән өлеше өчен "Челтәр компаниясе" җәмгыяте коллективына рәхмәт белдерде. Утырышлар арасында киңәшмәдә катнашучылар музей-тыюлыкның тарихи ядкарьләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев