12 март 2015 яңалыклары
-
Эшмәкәрлек проблемалары – игътибар үзәгендә
Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, ТР Президенты каршындагы кулланучылар хокукын яклау уполномоченные, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләренең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашуы булачак. Анда эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү һәм яклау мәсьәләләре тикшерелергә тиеш. Очрашу сәгать 11дә башлана.
-
Энергетиклар киңәшмәсе
Болгарда үткән "Челтәр компанияс" республика энергетиклары киңәшмәсендә киләчәккә энергетика объектларының капиталь төзелеш планнарын яклау турында сүз барды. Аның эшендә "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Энергетиклар үзләре алдында торган бурычлар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Беренче чиратта бу бүлү челтәрләрендә электроэнергиянең сыйфатын яхшырту, техник документацияне...