Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә

Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу безнең яратып укый торган басмаларны чыгаруда катнашучы бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә беренче даими басма 1703 елда чыга башлый. Петр Беренче Указы белән рус телендә "Ведомости" дигән газета дөнья күрә. Аның беренче саны нәкъ 13 гыйнварда басыла. Россия Матбугаты көне дә шул...

Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә.
Бу безнең яратып укый торган басмаларны чыгаруда катнашучы бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә беренче даими басма 1703 елда чыга башлый. Петр Беренче Указы белән рус телендә "Ведомости" дигән газета дөнья күрә. Аның беренче саны нәкъ 13 гыйнварда басыла. Россия Матбугаты көне дә шул уңайдан билгеләп үтелә.
Безнең тормышны бүген газета һәм журналлардан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") район газетасының да алар арасында лаеклы урын алып торуы аеруча күңелле. Газетабыз тиздән үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк (газетаның "Крестьянин" исеме астында чыккан беренче саны 1917 елның декабрь аенда дөнья күрә). Бу дәвердә газетабызны чыгаруга бик күп кешеләр көч куйды. Хәзерге вакытта лаеклы рәвештә матбугат ветераны дигән мактаулы исем йөртүчеләр арасында Анна Павловна Кузьмичева да бар.
Район типографиясенә эшкә килгәндә аңа нибары унбиш яшь була. 1945 ел, сугыш яңа гына беткән, тормышлар авыр, илне сугыш җимерекләреннән торгызырга кирәк. Шулай да иң мөһиме - илебез фашист илбасарларын җиңеп, Ватаныбыз азатлыгын саклап калды.
Япь-яшь Аняны баш редактор Борис Григорьевич Синяшкин ачык йөз белән каршы ала. Хәреф җыю кассасына кызның буе җитмәгәч, ул аңа үз куллары белән махсус тартма ясап бирә... Тырыш, игътибарлы Аня бу эшнең нечкәлекләренә тиз төшенеп ала һәм лаеклы ялга чыкканчы берөзлексез, 35 ел, шунда эшли. Анна Павловна төрле елларда "Колхозный путь", "Советское хозяйство" һәм "Новая жизнь" исеме астында чыккан район газеталарын җыя. Хәрефне кул белән җыюның нәрсә икәнен белүчеләр бүген юктыр да, ә ул кул белән җыюны да, типографиягә беренче "Линотип" дигән машиналар кайтуын да яхшы хәтерли. Эш сәгатьләре бик озакка сузыла, чөнки газетаны басарга кул куелмый торып, беркем дә өенә кайтып китә алмый... Аның белән бергә эшләүчеләр Анна Павловнаның сабырлыгына, үз эшен камил белүенә әле дә сокланалар.
- Мин коллективымны, эшемне бик яраттым, - ди Анна Павловна үзе, - шунлыктан күңел биреп эшләдем...
Коммунистик хезмәт алдынгысы, шәһәр Советы депутаты Анна Павловна Кузьмичева үзенең тырыш хезмәте өчен юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан ТР Истәлек билгесе, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Лаеклы ялда булса да, ул үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән, озак еллар эшләгән район газетасы белән һәрвакыт җентекләп танышып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев