13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
“Раздолье” да ял итәләр
Тугыз укучыга "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексында (Чистай шәһәре) ял итү өчен ташламалы путевкалар тапшырылды. Дүрт укучы биредә кышкы каникул көннәрендә ял итеп кайтты, калганнары исә шунда укып сәламәтлекләрен ныгытачак һәм ял итәчәк. Бушлай путевкалар күп балалы гаиләдә тәрбияләнүчеләргә һәм авыр хәлле гаиләләрдә үсүчеләргә бирелде. Комплекска бару өчен кирәкле документлары халыкка социаль...
-
Яшь спортчының беренче уңышы
Никольск урта мәктәбенең 11 класс укучысы Артем Филимонов авыр атлетика буенча Татарстан беренчелегендә катнашып, 105 килограммлы штанганы этеп күтәрде. Шунысын әйтергә кирәк, безнең атлетның мондый җаваплы ярышта 100 килограммнан авыррак нәтиҗәгә әле беренче генә ирешүе. Артем ярышта 1996 елга кадәр туган яшүсмерләр арасында 75 килограммга кадәр категориядә катнашты. Ыргымда ул...
-
Кешеләрнең мәнфәгатен яклап
12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Петр Беренче Указы белән әлеге хезмәтнең оештырылуына 294 ел үткән. Гасырлар буе аның төп бурычы - гаделлек һәм гуманлык принциплары белән дәүләтнең һәм анда яшәүче һәр кешенең мәнфәгатьләрен яклау булып тора. Прокуратура хезмәткәрләре хәзер дә гражданнар үзләрен Россия Федерациясе Конституциясе тарафыннан...
-
Табигать дөньясы кызыклы...
Никольск авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары өчен "Заповедная природа" мәгълүматлар сәгате уздырылды. Әлеге чара 11 гыйнварда Тыюлыклар һәм милли парклар көненә тәгаенләп әзерләнде һәм ул Баргузинск табигый биосфера тыюлыгына 100 ел тулуга багышланды. Укучылар читтән торып гаҗәеп флора һәм фауна дөньясына сәяхәт иттеләр, Россиядәге танылган әлеге тыюлык турында күп кенә...
-
Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә
Бүген Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу безнең яратып укый торган басмаларны чыгаруда катнашучы бик күп кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Россиядә беренче даими басма 1703 елда чыга башлый. Петр Беренче Указы белән рус телендә "Ведомости" дигән газета дөнья күрә. Аның беренче саны нәкъ 13 гыйнварда басыла. Россия Матбугаты көне дә шул...