Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл табибын һәрчак көтеп алалар

Кузнечиха табиблык амбулаториясе мөдире Әлфия Морсалованы эш кабинетында бары тик иртәнге якта гына очрата аласың, чөнки авыл табибының көне сәгатьләргә генә түгел, хәтта минутларга да бүленгән. Иртән ул гомуми практика табибы булырак Кураловода авыруларны кабул итә, төштән соң Йолдыз поселогыннан шалтыратып ярдәм сораучы янына ашыга, юл уңында башка авылларга да...

Кузнечиха табиблык амбулаториясе мөдире Әлфия Морсалованы эш кабинетында бары тик иртәнге якта гына очрата аласың, чөнки авыл табибының көне сәгатьләргә генә түгел, хәтта минутларга да бүленгән. Иртән ул гомуми практика табибы булырак Кураловода авыруларны кабул итә, төштән соң Йолдыз поселогыннан шалтыратып ярдәм сораучы янына ашыга, юл уңында башка авылларга да сугылып чыга. Райондагы хатын-кызларның күбесе Әлфия Шәйхулла кызын акушер-гинеколог, участок хастаханәсенең оста белгече буларак та яхшы хәтерли торгандыр әле...

Марина ЗАЙЦЕВА
Әлфия Шәйхулла кызына табиб булырга бер очрак ярдәм иткән. Медицина училищесына укырга кергән дус кызы әлеге һөнәр турында шулхәтле мавыктыргыч итеп сөйли ки, шуннан соң башкаларның да күңелендә һич көтмәгәндә медик булу теләге туган. Урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, Әлфия Шәйхулла кызы Казан медицина институтының дәвалау факультетына имтиханнарны уңышы тапшыра һәм акушер-гинеколог белгечлеген сайлый.
Ул үзенең беренче укытучылары фән докторлары, медицина профессорлары Лев Александрович Козлов һәм Владимир Михайлович Галковны әле дә яхшы хәтерли. Алар белән беренче тапкыр акушер-гинекологлар Викторин Груздев исемендәге балалар тудыру йортында интернатура узганда очрашкан булган. Үз эшләренең чын осталары булган әлеге табиблар студентлар белән бай тәҗрибәләрен теләп уртаклашкан, күп нәрсәләргә өйрәткәннәр. Катлаулы операцияләр вакытында үзләренә ассисент итеп нәкъ менә интернатура үтүчеләрне алганнар. Табиблар фикеренчә, стажировка вакытында акушер-гинекологларны операция ясарга җәлеп итүнең файдасы бик зур. Нәкъ менә операция барышында яшь белгечләргә мөстәкыйлә рәвештә карар кабул итү мөмкинлеге туа, алар пациентларның гомере һәм исәнлеге өчен җаваплылыкны тулысынча үзләренә алырга өйрәнәләр.
Институтны тәмамлап беркадәр вакыт Кайбычта эшләп алганнан соң, Әлфия Шәйхулла кызы туган районына кайта, аңа Кузнечиха участок хастаханәсендә табиб акушер-гинеколог урынын тәкъдим итәләр. Ул вакытта әлеге дәвалау учреждениесе халык саны өч мең ярымнан артып киткән зур участокка хезмәт күрсәткән. Берничә бүлектә (хирургия, терапия, гинекология, балалар тудыру һәм башкаларда) җитмеш биш белгеч эшләгән. Иске агач биналарны ул әле дә хәтерли. 1988 елда хастаханә заманча җиһазландырылган кабинетлары һәм станционары булган яңа типовой бинага күченә. Биредә медицина хезмәткәрләре һәм авырулар өчен тиешле шартларның барысы да тудырылган булган. Кузнечиха хастаханәсе электән үк үзенең тәҗрибәле табиблары белән дан тоткан. Бирегә башка өлкәләрдән дә дәваланырга килгәннәр.
- Хастаханәнең ул вакыттагы баш табибы, алтын куллы хирург Игорь Васильевич Самохваловны нинди сүзләр белән генә искә алсаң да аз булыр кебек. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, югары профессиональ квалификациягә ия булган гаҗәеп киң күңелле, кече җанлы кеше иде ул. Район хастаханәсе табибы Геннадий Алексеевич Шеронов та безгә килеп авыр хәлдәге авыруларга катлаулы операция ясады. Бу гаҗәеп талантлы табиблар әле дә кешеләр хәтерендә саклана, аларны берничек тә онытып булмый, ди Әлфия Шәйхулла кызы.
Участокта яшәүчеләрнең күпчелеген яшьләр һәм күп балалы гаиләләр тәшкил иткәнгә күрә, аның белгечлеге дә бик кирәкле. Дөньяга туган балаларның күбесе Әлфия Шәйхулла кызы кулы аша үткәнлеген дә әйтергә кирәк. Алар яшәү урыны буенча учетка кергәннәр һәм балалар дөньяга туганчыга кадәр табиб күзәтүе астында торганнар. Икешәр бала, бер-берсенә ике су тамчысы кебек ошаган игезәкләр туган очракларны да хәтерли. Балалар тудыру йортына төрле характердагы хатын-кызларны китерсәләр дә, бала туу һәр ана өчен әйтеп бетермәслек зур куаныч һәм шатлык.
Әлфия Шәйхулла кызы сүзләренә караганда, хастаханәдә эш һәрвакыт җитәрлек. Төнлә дежур торырга, балалар тудырырга туры килгән очраклар күп булган. Аның кирәкле һәм әһәмиятле эш башкаруын ире Шамил һәм балалары Эмиль, Эльвира һәм Эмилия дә яхшы аңлаган. Күп балалы ана буларак, Әлфия Шәйхулла кызы пациентларны һәрвакыт ихтирам иткән, аларга үзенең җылы сүзен беркайчан кызганмаган.
- Баланың сәламәтлеге - ата-ана кулында. - Гаиләне планлаштырганда моны исәпкә алырга кирәк. Гаиләдә бала тууын көтүчеләр яхшы тукланырга, физкультура белән шөгыльләнергә, яман гадәтләрдән арынырга, психологик факторларның тәэсир итү көчен киметергә тиеш, - ди табиб. Әлбәттә инде табиб киңәшләрен дә төгәл үтәргә кирәк. Әгәр ул процедуралар билгели, тиешле дарулар эчәргә киңәш итә икән, дәвалану курсын ахыргача үтәргә кирәк...
Әлфия Шәйхулла кызын 1993 елда хастаханәнең баш табибы итеп билгеләгәч, аңа йөкләнгән җаваплылык та бермә-бер арта. Моны авыл табибы тормышындагы аерым бер бит, дип тә әйтергә мөмкин. Табиблык эшчәнлеге белән административ эшчәнлекне дә берьюлы алып барырга туры килә. 2005 елда оптимизация уздырылу сәбәпле, хастаханәне табиблык амбулаториясе итеп калдыралар, ә Әлфия Шәйхулла кызын амбулатория мөдире итеп билгелиләр.
Табиблык участогы җиде торак пунктны берләштерә. Аларда яшәүчеләр саны ике мең алты йөз кешегә җитә. Шуларның дүрт йөзгә якыны айга бер тапкыр авыл табибына күренергә тырыша. Аеруча терәк-хәрәкәтләнү аппараты, умыртка баганасы, кан әйләнеше системасы авыруларыннан зарланучылар күбәйгән.
Хроник авыруларга көндезге станционарда дәвалану курсы үтү мөмкинлеге тудырылган. Агымдагы елның гыйнварыннан башлап гомуми практика табибы буларак, Әлфия Шәйхулла кызы Куралово табиблык участогында да авыруларны кабул итә башлаган. Атнасына бер тапкыр Куралово халкына медицина хезмәте күрсәтсә, ике көн буе үз участогындагы авырулар янында була, ике көн амбулаториядә авыруларны кабул итә. Шуңа күрә, табибның һәр эш көне иртәнге сәгать җидедә башлануы бер дә гаҗәп түгел. Пациентлар булмаган арада медицина карточкаларын, башка документларны тиешле тәртипкә китерә.
Җитди, җаваплы, аз сүзле, җыйнак - табиб һәм администратор буларак, хезмәттәшләре Әлфия Шәйхулла кызын әнә шулай бәяли. Шунысын әйтергә кирәк, лаеклы ялга чыгуына тугыз ел үтсә дә, ул халык сәламәтлеге сагында торуын дәвам итә. Авыл табибының гомуми хезмәт стажы кырык елдан артып китә. Шуның өчен аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылган. Дөрес, Әлфия Шәйхулла кызы үзенең бүләкләре турында сөйләргә яратмый. Теләсә кайсы табибның эшенә тиешле бәяне пациентларның сәламәтлегенә карап бирергә була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев