Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңгырлар комачаулый

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, һава шартлары шәптән булмаса да, район басуларында уҗым культураларын тукландыру дәвам итә.

Әлегә бу агрочара 5300 гектарда башкарылган. Ә менә "Болгар ВЗП" кырларында узган атнадан бирле тукландыруны АН-2 самолетлары белән үткәрәләр. Бу хуҗалыкта уҗым культуралары 6150 гектар мәйдан били, 2500 гектардан артык көзге бодай һәм арышка инде тиешле ашламалар сибелгән. 300 гектардагы күпьеллык үлән мәйданнарында бу эш тулысынча башкарылган.
Район буенча күпьеллык үләннәр әлегә 1300 гектарда тырмаланган, бу барлык мәйданнарның 24 процентын тәшкил итә. Планин, Нургалиев, Минһаҗев, Мөхәммәтова фермер хуҗалыклары һәм "Авангард" җәмгыяте туңга сөрелә торган җирләрдә дым каплауга керешкән. Башка хуҗалыкларда чәчүлек орлыгын агулау эше актив башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев