Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзүчеләргә эш җитәрлек

Торак фондына капиталь ремонт ясау программасы кысаларында, "Спасагрострой" җәмгыяте быел Болгарда - биш һәм Полянкада бер йортка капиталь ремонт ясарга тиеш.

Узган атнада Пушкин урамындагы йортның түбәсен алыштыру эше башланып китте.
Халык арасында бу йорт "сыра заводыныкы" буларак билгеле, аннан фатир алучыларның күбесе шушы предприятиедә эшләгән. Хәзер бу предприятиенең эзе дә калмады, ә йортка җитди ремонт таләп ителә.
Төзүчеләр эшне түбә ябудан башлап җибәрделәр. Түбәнең биеклеге тиешле таләпләргә туры килмәгәнлектән, аны биегәйтеп ясадылар. Хәзерге вакытта түбә бәпкәләрен яңага алыштырып, аларның такталарын яңартканнар. Шулай ук чорманы җылытырга, кирпечтән вентиляция һәм төтен чыгу шахталары ясарга җыеналар. Моннан тыш, быел бу йортның җылыту системасына да ремонт ясалырга тиеш.
"Спасагрострой" коллективы шулай ук Хирург Шеронов урамындагы 29нчы йортның да түбәсен яңадан ябарга тиеш. Әлегә гомуми файдалану урыннарындагы электр чыбыкларын алыштыралар, подъездлар тәртипкә китерелергә тиеш. Аларны сылап-буяп чыгачаклар, агач баскычларны яңадан ясыйлар. Шул ук урамдагы 26нчы йортта подъездларга ремонт ясау инде төгәлләнеп килә. Һәм, ниһаять, Пионер урамындагы 50нче йортта электр чыбыкларын алыштырырга, Полянкадагы бер йортның фасадын, отмосткаларын һәм подъездларын ремонтларга кирәк булачак.
Шулай итеп, төзүчеләргә эш җитәрлек һәм алар иртән иртүк объектларда эшне башлап җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев