Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшкә хуҗаларча карап

Танкеевка авылы фермеры Равил Бакиров үзенең фермерлык хуҗалыгын үстерүгә, киңәйтүгә даими игътибар бирә.

Шуңа күрә мәшәкатьләрнең кимеп торганы юк. Мәсәлән, үткән елның языннан алып көзгә кадәр элеккеге гаражга реконструкция үткәрде, аны ул ферма итеп үзгәртте. Бу төзелештә үзенекеләр дә, читтән килгән төзүчеләр дә эшләде. Башта аның түбәсен ябалар, түшәмне түбәнрәк төшереп җылытканнар, бозаулар һәм дуңгызлар асрау өчен янкорма эшләп куйганнар. Терлекчеләргә җылы ял бүлмәсе турында да кайгыртканнар.
Әлбәттә, бу эшләрнең барысына зур чыгымнар киткән, ләкин чын хуҗа аның икеләтә кире кайтасына нык ышана. Иң мөһиме-биредә терлек азыгын үзләре җитештерәләр, димәк, печән белән фураж җитәрлек, аны сатып аласы юк. Терлекләрне тулы сыйфатлы рацион белән тәэмин итү өчен Ульяновск өлкәсе шикәр заводыннан жом алып кайталар.
Төзелешне тәмамлауга алар 22 савым сыеры, 2 үгез һәм 2 ат, 25 дуңгыз сатып алалар. Быел симертергә 6 үгез сатып алганнар. Хәзерге вакытта фермада сыерлар бозаулый башлаган, терлекләрнең баш саны унбиш бозауга арткан. Хәзерге вакытта Бакиров хуҗалыгыннан көн саен 150 литр сөт озатыла. Аны Матвеевка авылы сөт җыючысы килеп ала. Терлекчелек продукциясе сатудан кергән акча эшчеләргә хезмәт хакы, ут өчен түләргә китеп бара. Ольга Матрина сыерлар савучы һәм бозау караучы булып эшли, ә Хәбибулла Хисаметдинов терлекләр карый. Алар икесе дә үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
Хуҗалык башлыгы быел да терлекләр санын арттырырга уйлый. Беренчедән, бу бозаулар исәбенә, икенчедән-яшь терлекләр сатып алу исәбенә артачак. Әгәр дә эш дөрес итеп оештырыла икән, терлекчелек тармагы шактый керем бирәчәк.
Рәсемнәрдә: Ольга Матрина үзенең кечкенә ярдәмчесе - улы белән; Хәбибулла Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК