Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чаңгычыларны салкыннар куркытмады

Көннәрнең бер дә җылытырга исәбе юк. Якшәмбе көнне дә егерме градус салкын булуга карамастан, инде күптән күркәм традициягә кергән "Россия чаңгы юллары" спорт ярышларында районның төрле авылларыннан килгән 250гә якын кеше катнашты.

Кайчандыр рәсми төстә генә кертелгән бу ярышлар хәзер халыкның иң яратып катнаша торган чаңгы ярышы бәйрәменә әверелеп бара. Билгеләнгән вакытта һәм билгеләнгән урынга иртәдән халык җыела башлады. Спорт сөючеләр өчен вакытны файдалы үткәрү, сәламәтлекне ныгыту һәм кәефне күтәрү өчен бу иң уңайлы вакыт булды.
Спорт сөючеләрне район башлыгы Камил Нугаев котлады.
Спортчылар арасында таныш кешеләр күп иде. Алар ел саен бу чарада теләп катнашалар. Мәсәлән, урман хуҗалыгы ветераны Светлана Демина кыш көне үзен чаңгыдан башка күз алдына да китерә алмый. Ул инде лаеклы ялда, шулай булса да чаңгы аның тугрылыклы юлдашы. Кайберәүләр бу көнне хәтта гаиләләре белән чыкканнар. Техник инвентарлаштыру оешмасында эшләүче Луса белән Равил Әхмәдышевлар оныклары Әмирне дә алып чыкканнар. Аңа әле дүрт яшь кенә тулган, бу көнне ул спортчылар арасында иң яше иде.
Ә спортчылар арасында иң өлкәне Тукай авылыннан килгән Вакыйф Рәхимовка 71 яшь. Ләкин аңа берәү дә бу яшьне бирмәс, спортны үз иткән җитез хәрәкәтле Вакыйф ага яшьләрдән калышмый.
Гадәттәгечә, бу ярышларда район мәктәбе укучылары һәрвакыт актив катнашалар. Укучылар арасында чаңгы спорты секциясендә даими шөгыльләнүчеләр дә, сәламәтлекне беренче урынга куеп, үзләренең яраткан спорт төрен сайлаган укучылар да күп иде. Чаңгы юлында укытучылар да алардан калышмады.
Гадәттә, мондый ярышларда оттыручылар булмый. Бу бик дөрес, чөнки ярышлардан һәркем атна буена җитәрлек күңел күтәренкелеге алып кайта. Шулай да бу узышларда тырышып үз көчләрен сынаучылар арасында да яхшы күрсәткечкә ирешүчеләрне әйтеп үтәсе килә.
Үзләренең яшь группалары арасында Салават Әкбәров, Светлана Архипова (Танкеевка), Флюра Гарәфетдинова, Мәдинә Җамалиева, Нәзилә Хәмидуллина (Иске Рәҗәп), Екатерина Кузьмина, Динар Низамов (Антоновка), Юлия Рунова, Данил Карсаков (1нче мәктәп), Влада Постникова, Игорь Бондарев, Александр Шилов (2нче мәктәп), Рөстәм Фәйзелгатов (МЧС), Геннадий Гришин (Болгар), җитәкчеләр арасында район мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилов җиңде.
Ярыш призерларының барысына да дипломнар һәм медальләр тапшырылды, шулай ук "Лыжня России-2012" дигән логотиплар язылган спорт шапкалары бүләк иттеләр. Ә иң яшь һәм иң өлкән катнашучыга кубоклар тапшырдылар.
Рәсемнәрдә: чаңгы юлында; Ә.Әхмәдышев белән В.Рәхимов кубоклар белән; ярыш призерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярышлар