14 февраль 2012 яңалыклары
-
Участок сайлау комиссияләре
Спас муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе Россия Федерациясе Президентын сайлаулар буенча участок сайлау комиссияләре составын раслады. 2568нче сайлау участогының Болгар шәһәр сайлау комиссиясе 1. Костин Юрий Сергеевич, "Спас ХПП" җәмгыяте баш инженеры, ТР Спас районы буенча "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлегеннән күрсәтелде -рәис. 2. Зиннурова Алсу Кадыйр кызы, Болгар...
-
Район спартакиадасы башланды
Шимбә көнне район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы чаңгы эстафетасы белән башланды. Хатын-кызлар -1014 метрлы, ирләр-2014 метр дистанциядә ярыштылар. Янгын часте спортчылары үз дистанцияләрен аеруча тиз үттеләр: Елена Савельева, Татьяна Погодина, Рөстәм Фәйзелгатов, Евгений Демьянов һәм Артем Ивановлар яхшы хәзерлекләрен күрсәттеләр. Икенче урында- район мәгариф бүлеге чаңгычылары, өченче-"Чайка" приюты һәм...
-
Республика җыелма командасына кертелделәр
Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин кул астында шөгыльләнүче Данил Вихлянский белән Никита Бюрюшкин дзюдо буенча 17 яшькә кадәргеләр арасында Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаячаклар. Турнир Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә үтәчәк, бу ярышлар барышында дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашу өчен кандидатлар сайлап алыначак.
-
Сынатмагыз, егетләр!
Үткән атнада Зәйдә Идел буе федераль округының яшүсмерләр спартакиадасы булды. Анда Сергей Власов кул астында шөгыльләнгән Артем Главнов уңышлы чыгыш ясады. Бу ярыш йомгаклары буенча, шулай ук Виктор Ермилин составында җыелма команда Рыбинск шәһәрендә үтәчәк Бөтенроссия яшүсмерләр спартакиадасының финал этабында Татарстан республикасы данын яклап чыгыш ясаячаклар.
-
Тормыш бер урында гына тормый...
Иске Рәҗәп авыл җирлеге Советы отчетына гадәттә Мәдәният йортына халык күп җыела. Бу табигый хәл, чөнки монда халыкны борчыган мәсьәләләр карала, күптөрле сораулар бирелә.
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Тармак технологияләр техникумы директоры Гришина Надежда Алексеевна Спас муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык һәм намуслы хезмәте әнә шулай югары бәяләнде.
-
Яшь батырлар турында
Полянка урта мәктәбендә "Тормыштан да кадерлерәк" дигән батырлык дәресе булды. Ул хәрби - патриотик тәрбия бирү айлыгы программасына кертелгән һәм фашизмга каршы көрәшкән яшь геройларга багышланды. Китапханә мөдире Антонина Архипова һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Холмирзоева укучыларга Зоя һәм Шура Космодемьянскийларның, Леня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Володя Дубининнарның...
-
Яшьләр иҗаты үсәргә тиеш
"ХХI гасыр Кулибиннары" техник иҗат буенча район олимпиадасы укучылар арасыннан иң яхшыларны табарга ярдәм итте. Алар үзләренең остазлары җитәкчелегендә кызыклы әйберләр уйлап тапканнар. Беренче урынны 2нче шәһәр мәктәбе укучысы Данил Вихлянский алды, алар әтисе Владимир Иванович белән снегоходка яңалык керткәннәр - рамын урталай бөкли торган итеп ясаганнар. Икенче урынны шушы...
-
Өченче урынны алды
Шәһәрнең 2нче мәктәбе укучысы Ксения Перепеченова "Җиңәргә өйрән" дигән ачык региональ конкурста өченче урынны алды. Аңа диплом һәм 1000 сумлык сертификат тапшырылды, ә финалистны әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен инглиз теле укытучысы Татьяна Костина конкурсны оештыручыларның рәхмәт хатына лаек булды. Ул Россия Федерациясенең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте, югары профессиональ...
-
Иң актив мәктәп
Болгар шәһәренең 2нче урта мәктәбе Россиянең йөз мәктәбе арасында иң актив мәктәп дип табылды. Ул "Россиянең интеллектуаль-иҗади потенциалы" кысаларында 2011 ел йомгаклары буенча Халыкара мәгариф программасы буенча кертелде. Мәктәпкә бу казанышны раслаучы сертификат тапшырылды.
-
Чаңгычыларны салкыннар куркытмады
Көннәрнең бер дә җылытырга исәбе юк. Якшәмбе көнне дә егерме градус салкын булуга карамастан, инде күптән күркәм традициягә кергән "Россия чаңгы юллары" спорт ярышларында районның төрле авылларыннан килгән 250гә якын кеше катнашты.