28 октябрь 2016 яңалыклары
-
Телеоператорлар борынгы Болгарда
Болгар музей-тыюлыгында туристлар компаниясе вәкилләре булып китте. Бу визит ТР туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә оештырылган реклама-мәгълүмат туры кысаларында үткәрелде. Кунаклар борынгы шәһәрнең тарихи урыннары белән танышып чыктылар. Бу исә киләчәктә алар белән элемтәләр урнаштырырга, туристлар санын бермә-бер арттырырга ышаныч уята. Шул ук көннәрдә БГИАМЗда "Места силы" тапшыруын төшерүче ТВ3...
-
Спорт тормышта көч бирә
Кайбер кешеләр гомер буе тормыштан ямь алып, вакытларын бушка үткәрмичә, файдалы эш һәм шөгыль табып, үзләрен шуңа багышлыйлар. Ким поселогында яшәүче Валентин Синчугов әнә шундый кешеләрнең берсе. Ул умартачылык белән шөгыльләнергә дә, балыкка һәм ауга йөрергә дә вакыт таба. Ләкин яраткан хезмәте беренче урында тора. Әле мәктәптә укыган елларында ук...
-
Һәр кеше катнаша ала
Балалар иҗат йорты фойесында өстәмә белем бирү педагогы Надежда Каштанованың "Лоскутное творчество" дигән күргәзмәсе эшли башлады. Анда останың алтын куллары ясаган төрле панно, юрганнар, чүпрәк курчаклар һәм сувенирлар күрсәтелгән. Көзге каникул көннәрендә өстәмә белем бирү учреждениесендә "Курчаклар ясауда милли традицияләр" дигән мастер-класс үткәрелә, анда теләге булган һәр кеше катнаша ала....
-
Укучылар өчен экскурсияләр
"Россиядә эшлә" Бөтенроссия акциясе кысаларында, Спас тармак технологияләре техникумы укучылары өчен профориентация экскурсияләре оештырылды. Студентлар "Алексеевскдорстрой" җәмгыятендә, "Регина" кунакханәсендә һәм шәхси эшмәкәр Владимир Монахов предприятиеләрендә булдылар. Алар техникумда алган һөнәрләре белән якыннан таныша алдылар. Фото: https://edu.tatar.ru/spassk/org6227
-
Иң яхшы инша
Никольск мәктәбе укучысы Татьяна Авдонина 2016 елгы Бөтенроссия иншалар конкурсының региональ этабында җиңүче дип табылды. Ул дәрәҗәле комиссия игътибарына "Төнге әңгәмә" дигән инша тәкъдим итте. Иншада ул электр лампочкасының барлыкка килү тарихын шигъри юлларга салган. "Яктылык тарихы: күмер лампасыннан - югары яктылык технологияләренә кадәр"дигән тема буенча Татьянаның эше 4-6 класс...
-
Юлларыгыз имин булсын...
ТР ДОСААФ оешмасының җирле региональ бүлегендә эшкә өйрәтү осталары Юрий Горохцев белән Валерий Авдеев үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршылыйлар.