25 июнь 2014 яңалыклары
-
Онытыла торган түгел...
Үткән якшәмбедә шәһәрнең үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында, ил тарихындагы иң фаҗигале, иң канкойгыч сугыш башланган 22 июнь көненә багышланган митинг булды.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендәге уңышлары һәм мәгариф системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Никитина Светлана Арнольдовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Район сәламәтлек саклау системасында күпьеллык хезмәтләре һәм аның үстерүгә керткән өлешләре өчен Спас...
-
Сервитут чит милектән файдалану хокукы бирә
Җир участокларында хуҗалык эшчәнлеге алып бару күбесенчә аларның хокук ияләре арасындагы мөнәсәбәтләренә бәйле. Мәсәлән, еш кына бер участокка күрше (чит) участок аша гына керергә мөмкин. Моннан тыш, еш кына күрше участок аша төрле инженер коммуникацияләре (ут, газ һәм башкалар) кертергә, су һәм мелиорацияне тәэмин итәргә кирәк. Алда әйтеп үтелгән ихтыяҗларны...
-
Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк...
Шифалы яңгырлары, ямьле Сабантуйлары белән җәйнең беренче ае үтеп тә бара. Без, Ямбакты авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылыбызда төрле чаралар уздырабыз. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтучы егетләребез Корбангалиев Раил һәм Карипов Фәнил белән очрашуга армия хезмәтенә китүче егетебез Илшат Хәмәтшин һәм авыл яшьләре, мәктәп укучылары килде. Хезмәт итеп кайткан егетләребез армия...
-
Уллыкка алучылар һәм опекуннар игътибарына
РФ Хакимиятенең 2014 елның 1 февралендә кабул ителгән карары нигезендә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган башка балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү мәсьәләләре буенча кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертелде. Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова билгеләп үткәнчә, улллыка алырга теләүченең торагы санитария һәм техник кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүе турында таләп...
-
Халыкны кабул итәләр
27 июньдә, Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә, теләгән кеше квалификацияле белгечләрдән консультация ала алалар. Нотариус - 8дән 11гә кадәр, адвокат - 11дән 14 сәгатькә кадәр, прокуратура хезмәткәре - 14тән 16 сәгатькә кадә кабул итә. Алар "Октябрь" кинотеатры бинасында кабул итәләр (2нче кат, "Бердәм Россия"нең кабул итү бүлмәсе). Язылу өчен...
-
Чемпионатта катнашты
Балалар иҗат йорты каршындагы һәвәскәр радиосөючеләр кыска дулкында радиоэлемтә буенча Идел буе Федераль округының ачык чемпионатында катнаштылар. Кадет мәктәп-интернат укучылары Алексей Игонин, Владислав Воробьев, Даниил Потапов, Артем Изланов өстәмә белем бирү педагогы Сергей Козлов җитәкчелегендә шөгыльләнеп, монда күп кенә регионнан килгән иптәшләре белән очраштылар һәм үзләре өчен кызыклы мәгълүматлар алдылар....
-
Беренче смена тәмамланды
Иртәгә "Болгар" сәламәтләндерү лагерында беренче смена ябыла. Бу вакыт эчендә анда йөздән артык бала ял итте. Алар арасында Казан мәктәпләреннән бию группасы, яшь спортчылар - каратистлар, чаңгычылар бар иде. Алар белән тренерлары Рәшит Зыятдинов һәм Сергей Власовлар шөгыльләнде. Көн дәвамында балалар күнегүләр үткәрделәр һәм үз эшләре белән шөгыльләнделәр, ә кич...
-
Районның иң хөрмәтле кешесе
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының атказанган табибы һәм мактаулы ветераны Фиркат Галимов "Ел табибы - "Ак чәчәкләр" җиденче республика конкурсының "Сәламәтлек саклау системасы легендасы" номинациясендә билгеләп үтелде. Аңа "За честь, достоинство и патриотическое воспитание молодого поколения" дигән диплом, кубок һәм сертификат тапшырылды. Үз номинациясендә ул республикадан бердәнбер вәкил булды. Исегезгә...
-
Медицина хезмәткәрләрен котладылар
Шимбә көнне Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган концерт булды. Рәсми рәвештә бу бәйрәм бездә 1980 елдан башлап билгеләп үтелә. Район Мәдәният йортына җыелган медицина хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин котлады. Бер төркем медикларга Мактау грамоталары тапшырылды һәм рәхмәт белдерелде. Үзешчән артистлар шәфкать ияләренә багышлап концерт куйдылар.
-
Борынгы ядкарьләр – ЮНЕСКО исемлегендә
Өченче көн күптән көткән яңалык ишеттек: Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә 1002 номер булып кертелде. Бу карар Бөтендөнья мирас Комитетының шәйха Әл-Маясса бинт Хамад бен Хәлифә Әл Тани җитәкчелегендә Катарда үткәрелгән 38нче сессиясендә кабул ителде. Утырышта Париждагы ЮНЕСКО каршында Россиянең Даими вәкиллек Киңәшчесе Константин Волков һәм Президентның...
-
Менә аерылу мизгелләре да җитте...
Узган дүшәмбе көнне Мәдәният йортында район мәктәпләренең чыгарылыш класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы булды.