Эшмәкәрлек проблемалары – игътибар үзәгендә
Бүген район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, ТР Президенты каршындагы кулланучылар хокукын яклау уполномоченные, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләренең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашуы булачак.
Анда эшмәкәрлеккә ярдәм итү, үстерү һәм яклау мәсьәләләре тикшерелергә тиеш. Очрашу сәгать 11дә башлана.