“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!”
Узган дүшәмбе көнне Татарстан Республикасында шушы исем астында Бөтенроссия наркотикларга каршы акция башланып китте.
Ике атна дәвамында республикадагы һәр кеше, шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә, (843)273-43-45 номерлы бердәм ышаныч телефоныннан чылтыратып, түләүсез һәм аноним рәвештә сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм яшьләр эше министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, татарстанлыларга...