Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Зур игътибар бирелә

    Сәламәтлек саклау системасында эшләп килгән төрле федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру бүгенге көндә сизелерлек файда бирә. Безнең районда да уңай үзгәрешләр бар. Бу турыда Спас район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов сөйли.

    - Шактый күп яңалыклар кертергә мөмкинлек биргән әһәмиятле программаларның берсе - Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасы. Бу программа кысаларында без 5,5 миллион сумлык эш башкардык. Бу акчага авыруларны кабул итү бүлегенә капиталь ремонт ясарга, ашыгыч ярдәм бүлеген стационарның кабул итү-диагностика бүлегенә күчерергә, лабораториягә, рентген кабинетына ремонт ясарга мөмкин булды. Күптән түгел генә реанимация бүлегенә ремонт ясап бетердек, хәзер анда яңа җиһазлар урнаштырасы гына калды.
    Быел бу программа буенча яңа рентген аппараты кайтырга тиеш. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бүлеге өчен кыйммәтле 6 төрле яңа җиһазлар - УЗИ, үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты, күчмә рентгенограф һәм башка аппаратуралар алып кайтачакбыз. Шулай итеп, ашыгыч ярдәм бүлегендә кирәк булган барлык җиһазлар да бар.
    "Доступная среда" программасын тормышка ашыру кысаларында да күп нәрсә эшләнгән. Поликлиникага керә торган баскыч тирәләренә реконструкция ясалып беткән диярлек, монда инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудырылды. Тиздән стационарда лифт мәсьәләсе дә хәл ителәчәк. Хәзерге вакытта барлык тиешле документлар тутырылып, Мәскәүгә 1600 мең сумлык махсус лифт җиһазларына заказ бирелде. Март аенда ул да сафка басар дип өметләнәбез.
    Күптән түгел республика сәламәтлек саклау министрлыгы һәм безнең район башлыгы үтенече нигезендә, безгә республика бюджетыннан ашыгыч ярдәм бүлегенең керә торган урыннарын заманча уңайлы итеп эшләү өчен өстәмә рәвештә 5180 мең сум акча бүлеп бирелде. Хәзер монда да эшләр башланды.
    Авылга медицина-санитария ярдәме күрсәтү буенча республика программасы нигезендә, Антоновкада һәм Өчкүлдә фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Бу безнең өчен зур уңыш. Антоновка ФАПы базасында амбулатория ачарга җыенабыз, ә бу авылда медицина ярдәме оештыруның яңа мөмкинлекләрен бирәчәк. Узган елда Кузнечиха амбулаториясенә ремонт ясалды, хәзерге вакытта Куралово амбулаториясендә ремонт эшләре бара.
    Быел Урта Йорткүлдә модульле ФАП төзү, ун фельдшер-акушер пунктына капиталь ремонт ясау күздә тотыла.
    Хастаханәнең автопаркы да ашыгыч ярдәм машиналары исәбенә тулыланды. Моннан тыш, республика сәламәтлек саклау җитәкчелеге безгә "Форд" һәм "УАЗ" базасында тагын берничә машина бирә. Ике санитар машинасы инде Антоновка һәм Кузнечиха амбулаторияләренә тапшырылды.
    Билгеле инде, безнең өчен бик актуаль булган кадрлар проблемасы турында да әйтеп үтми булмый. Быел безнең коллективка максатчан юнәлеш буенча белем алып чыккан терапевт килде, тиздән хирург һәм педиатр, бераз соңрак - офтальмолог килергә тиеш. Гамәлдә булган схема нигезендә, без хастаханәдән район бюджеты һәм республика бюджеты хисабына студентларны медицина югары уку йортларында укыта алабыз. Күптән түгел генә Самара медицина уку йортын тәмамлаган яшь белгеч - табиб-стоматолог мөрәҗәгать итеп, безнең районда эшләргә теләк белдерде. Мәктәпне быел тәмамлаучылар арасында да медицина уку йортларына керергә ныклы теләге булган кешеләрнең барлыгы шатландыра.
    Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү һәм үстерү буенча эш туктап тормый. Яңа заман яңа темплар һәм таләпләр куя, без шуңа таянып эш итәргә тиеш. Боларның барысы да кешеләрнең сәламәтлеген, аларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен башкарыла. Мәгариф, мәдәният, социаль тармак өлкәсендәге программалар да уңышлы эшләп, уңай нәтиҗә бирә.
    Мәсәлән, авыруларның, үлем-китемнең күпмедер дәрәҗәдә кимүе күзәтелә. Район буенча үлем-җитем күрсәткече ике-өч ел элек 9,5 кеше булса, бүгенге көндә бу сан 6,3 тәшкил итә. Шулай итеп, аз булса да, уңай якка үзгәрешләр бар.
    Әлбәттә, безнең эштә проблемалар да аз түгел. Аерым алганда, туберкулез буенча хәлләр киеренке кала. Хәзер күчмә флюорограф эшли башлады, ә ул туберкулезны гына түгел, үпкә рагын да башлангыч стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә. Соңгы арада гына 1800 шундый тикшерү үткәрелде.
    Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы һәм һәркайсыбыз иртәме-соңмы моны аңлый башлый. Шуңа күрә дә сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә бүген зур игътибар бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: