Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртыйк

Дүшәмбе көнне районда үлем очраклары мониторингы буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, аның эшендә авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырыш башланыр алдыннан теләге булган һәр кеше үзенең кан басымын үлчи алды. Чара барышында да һәркемнең үз исәнлеге турында даими кайгыртырга тиешлегенә басым ясалды. Утырышта...

Дүшәмбе көнне районда үлем очраклары мониторингы буенча ведомствоара комиссия утырышы булды, аның эшендә авыл җирлеге башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, табиблар, укытучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан теләге булган һәр кеше үзенең кан басымын үлчи алды. Чара барышында да һәркемнең үз исәнлеге турында даими кайгыртырга тиешлегенә басым ясалды.
Утырышта төп доклад белән район хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов чыгыш ясады. Район халкына тиешле медицина ярдәмен үзәк хастаханә, ике амбулатория, 32 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә, дип билгеләп үтте ул. Районның сәламәтлек саклау тармагында 310 кеше эшли, шуларның 27се табиблар һәм 152се - урта медицина хезмәткәрләре. Районда невролог, эндокринолог, офтальмолог, фтизиатр, психиатр-нарколог, терапевт, педиатр, онколог, гомуми практика табибы, клиника-диагностика табибына кытлык зур. Халык арасында авыру очракларының күп булуын табиблар җитешмәве белән дә аңлатырга нигез бар.
Районда кан әйләнеше системасының бозылуы, яман шеш авырулары, картлык буенча үлүчеләр саны арта бара. Эшкә сәләтле булган кешеләр арасында миокард инфарктыннан һәм инсульттан үлүчеләрнең күп булуы борчылу тудыра. Кан әйләнеше системасы авыруыннан үлүчеләр (178 кешенең 95е - 53,4 процент) дә аз түгел. Эшкә сәләтле яшьтә булучылар арасында кан әйләнеше системасы авыруыннан үлүчеләрнең күп булуы да борчылырга мәҗбүр итә. Барлык үлүчеләрнең 37,9 проценты нәкъ менә шул авырудан үлгән.
Диспансеризация кысаларында тикшерелгән олы яшьтәге 1000 кешенең 644ендә төрле авырулар табылган. Мәсәлән, кан әйләнеше системасы авырулары 48 процент тәшкил итә. Тикшерелгән кешеләрнең 12,7 проценты яңадан җентекләп тикшерелергә тиеш.
Бездә онкология авыруыннан үлүчеләр дә күбәя. Алты айда, узган елның шул чорындагы кебек үк, онкологиядән 22 кеше үлгән, шуларның 6сы - эшкә яраклы кешеләр. Пациентлардагы әлеге куркыныч чирне башлангыч чорында ачыклау зур әһәмияткә ия.
Көтмәгәндә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә якты дөньядан китеп баручылар, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләрдән, агулану нәтиҗәсендә үлүчеләр дә аз түгел. Докладчы ассызыклап үткәнчә, бездә үлүчеләр саны туучылар санына караганда югарырак. Моңа битараф булырга ярамый. Дөрес, соңгы арада туучылар саны бераз арта башлады. Бу яктан Әҗмәр, Куралово һәм Өчкүл авыл җирлекләрен башкаларга үрнәк итеп китерергә мөмкин.
Үлем очракларын киметүгә, демографияне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар арасында профилактика эше әһәмиятле роль уйный. Район хастаханәсендә предприятие һәм оешма коллективларына барып лекцияләр укуның графигы төзелгән. Поликлиника холлында куелган плазма телевизордан төрле авыруларны кисәтү, кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүне максат итеп куйган видеороликлар һәм видеофильмнар күрсәтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү буенча лекциясен карарга һәм тыңларга була. Бу авыруларга каршы көрәш чаралары, туберкулезны башлангыч чорында ачыклау һәм бу авырудан үлү очракларын киметү буенча план әзерләнгән.
Утырышта катнашучыларның үзләренә дә халыкны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тартуга күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында искәртелде. Моның өчен тиешле шартлар җитәрлек. "Олимп" универсаль спорт залында, шушы араларда гына ачылган "Дулкын" бассейнында иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Теләгән кешеләр мәктәпләрнең спорт залларында да сәламәтлеген ныгыта ала. Табигать кочагына чыгып саф һава сулап керү дә файдалы. Иң мөһиме - теләк булсын...
- Без дәвалау буенча киңәшләр, төрле тәкъдим һәм белешмәләр бирә, ярдәм итә алабыз, әмма сәламәтлекне тулысынча кире кайтара алмыйбыз, - диде докладчы. - Кеше бу турыда үзе кайгыртырга тиеш.
Моны һәркем аңларга тиеш, чөнки табиблар тырышлыгы белән генә хәлне яхшыртуга өметләнеп булмый. Утырышка район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады һәм хәлне бары тик үзебез генә үзгәртә алачакбыз, дип ассызыклады.
Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/462063.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев